Эчтәлек

Герое — Самара губернасының Самат (Аламат, Оламат) авылы кешесе, чын прототибы бар дип фараз ителә. Ярлы крәстиян гаиләсендә туа, батыр, кыю егет буларак таныла. Тотыла һәм Себергә җибәрелә, кача. Урманнарда каңгырып йөри, «гадел юлбасар» тормышы алып бара: байларга һөҗүм итә, алардан тартып алганны ярлыларга өләшә.

Җырда солдатларның армиядәге, мәхбүсләрнең төрмәдәге һәм сөргендәгеләрнең авыр хәле тасвирлана. Строфаларына рефрен хас: «Самат урманнары бигрәк зур, / Качкыннарга михнәт бигрәк зур». «Шәрүк беглый»дагы вакыйгаларның сәнгать фоны булып Самара губернасының «кара урман»нарын тасвирлау хасил итә.

Җыр 1940 елда Самара өлкәсе Барыш районының Калды авылында язып алына. Күпсанлы вариантлары Ульянов өлкәсенең татар авылларында теркәлә.

Беренче тапкыр «Татар халык җырлары»нда басыла (1965).

Кулъязма вариантлары ТР ФА Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фольклор фондында саклана.

Әдәбият   

Татар халык иҗаты: Тарихи һәм лирик җырлар. К., 1988; 

Урманче Ф. Татар халык иҗаты: Дәреслек. К., 2005.

Автор — Ф.И.Урманчеев