Тарихы

Авылга XVIII йөзнең икенче чирегендә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Абдулово Багряш тож, Степановка Абдулово тож исемнәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре (элеккеге йомышлы татарлар) катлавына керә, лашманлыкта эшли. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, чыпта сугу, бау ишү, ат сбруе һәм арба ясау, эшләпә һәм өс киемнәре тегү, такта яру һәм читкә китеп эшләү кәсепчелеге тарлган була.

1740–1750 елларда авыл халкы көчләп чукындырыла. Православие динен кабул итүчеләр авылның Степановка дип аталган өлешендә яшиләр.

1841 ел мәгълүматларына караганда, авылда мәчет эшли. Авылның яңа чукындырылган халкы Баграж-Никольский авылы приходына карый. 1840 елларның яртысында яңа чукындырылганнар яңадан ислам диненә кайталар.

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда 3 мәчет, 3 ат тегермәне эшли (тегермән ташларын махсус җайланма белән атлар әйләндерә), 1900 ел мәгълүматларына караганда, 2 мәчет, 2 мәдрәсә, су һәм җил тегермәне, 5 бакалея, 2 икмәк саклау һәм сату кибетләре була.

1913 елга кадәр ир балалар земство училищесе ачыла.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3306,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1918 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе – Ерсубай, 1918 елдан Иске Баграж волостена керә, 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы, 1924 елдан Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән Әлмәт районында.

Хәзер Түбән Абдул авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Кызыл Йолдыз” колхозы (беренче рәисе – И.Ш.Шәрифуллин). 1952 елда аның составына “Кызыл Көч” (Кызыл Көч авылы), “Елховой” (Иске Баграж авылы) колхозлары керә, К.Маркс исемендәге колхоз оештырыла.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәдәният йорты, китапханә, 2 мәчет эшли.

1961 елда авылда Х.Х.Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарихы музее ачыла (фондта 12965 саклау берәмлеге исәпләнә, экспозиция гамәли бизәлеш сәнгатенә, этнография, нумизматикага багышланган, рәсем сәнгате коллекциясе, скульптура, графика коллекциясе бар, нигез салучы – Х.Х.Әхмәтшин).

Авылда “Әнием кизләве” төзекләндерелә (И.Р.Сәләхов акчасына).

Авыл янында археология истәлекләре табыла: Түбән Абдул туктаулыгы (буралы курган культурасы), Түбән Абдул авыллыгы (Болгар чоры), II Түбән Абдул авыллыгы (Болгар чоры).

Күренекле кешеләре

Р.К.Әхмәтшин (1960 елда туган) – ТР Премьер-министры урынбасары ​​​– ТРның РФдәге вәкаләтле вәкиле, юридик фәннәр кандидаты;

М.Җ. Сәхапов (1957 елда туган) – журналист, әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган фән эшлеклесе, ТР Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 516,
1795 елда – 626,
1816 елда – 685,
1834 елда – 851,
1859 елда – 1218,
1870 елда – 1402,
1884 елда – 1457,
1900 елда – 2438,
1913 елда – 2938,
1920 елда – 2825,
1926 елда – 1383,
1949 елда – 1310,
1958 елда – 1432,
1970 елда – 1621,
1979 елда – 1508,
1989 елда – 803,
2002 елда – 912,
2010 елда – 878,
2015 елда – 815 кеше (татарлар).