Тарихы

Авылга 1744 еллар тирәсендә нигез салына. 1920 елларга кадәр Зур Сосновый Багряш исеме белән билгеле. 1920 елларга кадәр рәсми чыганакларда Чуаш Сәрәне авылы белән бергә исәпләнә.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә Бу чорда халкының төп шөгыле − игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык таралган була.

1854 ел мәгълүматларына караганда, авылда 2 кәшәнә, XX йөз башында − Михаил-Архангел чиркәве (1988 ел), икмәк саклау һәм сату кибете, чиркәү-приход мәктәбе (1891 ел, 1908 елда 23 ир бала һәм 6 кыз бала укый), 2 су тегермәне эшли.

1887 елга кадәр авыл Баграж-Никольский авылы приходына карый.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 430,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Ерсубай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.

Хәзер Сәрәнә авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда Ворошилов исемендәге колхоз оештырыла. Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда – 83,
1795 елда – 97,
1816 елда – 126,
1834 елда – 174,
1859 елда – 204,
1870 елда – 230,
1884 елда – 318,
1897 елда – 409,
1905 елда – 450,
1912 елда – 544,
1920 елда – 556,
1926 елда – 347,
1938 елда – 362,
1949 елда – 293,
1958 елда – 133,
1970 елда – 51,
1979 елда – 87,
1989 елда – 83,
2002 елда – 112,
2010 елда – 105,
2015 елда – 115 кеше (руслар, чуашлар).