- РУС
- ТАТ
Татарстанның Әлмәт районындагы авыл. Әлмәт шәһәреннән 28 км көньяк-көнбатыштарак, Чупай елгасы (Кичү елгасының сул кушылдыгы, Чишмә елгасы бассейны) буенда урнашкан
Авылга XVIII йөзнең беренче чирегендә нигез салына. Авыл турында беренче язма мәгълүматлар 1727 елга карый.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы типтәрләр, ясаклы татарлар һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә, бер өлеше (элеккеге йомышлы татарлар) лашманчы хезмәтен үти.
Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, сәүдә итү, сандык ясау, агач эше һәм читкә китеп эшләү кәсепчелеге таралган була.
1889 һәм 1897 еллардагы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет, 2 су тегермәне, 2 бакалея кибете эшли.
XX йөз башында авылда 2 мәчет була: беренче җамигъ мәчет XVIII йөз башында ачыла (1870 елда яңадан төзелә, 1885 елда аның каршында мәктәп ачыла), икенче җамигъ мәчет 1910 елда төзелә, 1865 елда мәктәп ачыла.
Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2076 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Кичү волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Әлмәт районында.
Хәзер Мәмәт авыл җирлеге үзәге.
1969 елга кадәр авылда “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозы эшли. 1969 елда Вахитов исемендәге колхоз составына (Кичүчат авылы) керә.
Халкы күбесенчә “Актау” крәстиян-фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1928 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда җидееллык (1937 елда яңа бина төзелә), 1938 елда – урта, 1961 елда – тулы булмаган урта, 1972 елда – урта (1984 елда яңа бина төзелә), 2012 елда тулы булмаган урта мәктәпкә (мәктәптә музей эшли) үзгәртелә.
Авылда балалар бакчасы (1987 ел), мәдәният йорты (1968 ел), китапханә, мәчет (1997 ел) бар.
Авылда төзекләндерелгән “Ял чишмәсе”, “Талгын чишмә”, “Песи чишмәсе”, “Атау чишмәсе” бар.
Р.Ә.Мөхәммәдъяров (1948 елда туган) – ТР һәм РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Азнакай районының алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесе − “Уразай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе (1985 елдан);
И.Ә.Сафин (1932−2004) − хирург, медицина фәннәре докторы, Башкортстан Республикасының атказанган табибе һәм атказанган фән эшлеклесе.
Авыл белән ташчы, Социалистик Хезмәт Герое, ТАССРның атказанган төзүчесе Р.С.Саттаровның (1912−1996) тормышы һәм эшчәнлеге бәйле.
1746 елда – 67,
1762 елда – 78,
1782 елда – 99,
1811 елда – 154 ир заты;
1834 елда – 375,
1859 елда – 770,
1889 елда – 983,
1910 елда – 1460,
1920 елда – 1579,
1926 елда – 1294,
1938 елда – 1416,
1949 елда – 1161,
1958 елда – 933,
1970 елда – 996,
1979 елда – 851,
1989 елда – 702,
2002 елда – 753,
2010 елда – 722,
2015 елда – 824 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.