Тарихы

Авыл 1735 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Кичүбаш-Миңлебай исеме белән дә билгеле.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлауларына керә, аларның бер өлеше (элеккеге йомышлы татарлар) лашманчы хезмәтен үти. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1795 ел мәгълүматларына караганда, авылда су тегермәне, 1889 ел — мәчет һәм 3 су тегермәне, 1897 ел мәгълүматларына караганда, мәчет һәм 2 су тегермәне эшли.

XX йөз башында җамигъ мәчет (XIX йөз башы, 1882 елда яңадан төзелә), мәдрәсә, 3 су тегермәне эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2304 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Мордва-Иваново волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан Әлмәт районында.

Хәзер Миңлебай авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Октябрь” колхозы оештырыла. 1958 елда Сталин исемендәге колхоз составына керә. 1964 елда берләштерелгән “Үрнәк” колхозы составында. 1965 елда “Нефтьче” совхозына үзгәртеп оештырыла.

1983 елда “Нефтьче” совхозының Миңлебай бүлеге базасында “Сөләйнефть” нефть-газ чыгару идарәсенең ярдәмче хуҗалыгы булдырыла, соңыннан “Миңлебай” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2000 елдан ”Миңлебай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, хәзер “Союз Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда урта мәктәп (1987 елдан), балалар бакчасы (1981 елдан), мәдәният йорты, 2 китапханә, мәчет (1995 елдан) эшли.

1998 елда Ф.Кәрими мемориаль музее ачыла (фондта 1830 саклау берәмлеге исәпләнә, музей экспозициясе Ф.Кәримигә һәм төбәк тарихына багышлана).

Авыл янында “Тегермән шарлавыгы” чишмәсе төзекләндерелгән.

Күренекле кешеләре

Ш.М.Бикчурин (1928−1991) – язучы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Н.М.Ибраһимов (1957 елда туган) – инженер-механик, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

Ф.Г.Кәрими (1870−1937) – язучы, нашир, җәмәгать эшлеклесе, репрессияләнә, үлгәннән соң аклана.

Халык саны

1795 елда – 266,
1859 елда – 762,
1889 елда – 1065,
1910 елда – 1384,
1920 елда – 1499,
1926 елда – 1160,
1938 елда – 1232,
1949 елда – 1053,
1958 елда – 1079,
1970 елда – 1162,
1979 елда – 931,
1989 елда – 795,
2002 елда – 1004,
2010 елда – 1001,
2015 елда – 1066 кеше (татарлар).