1930 елның 10 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында урнашкан. Чуаш Республикасы белән чиктәш.

Үзәге — Әлмәт шәһәре.

Мәйданы — 2500,2 кв.км.

Халкы 2017 елда — 205592 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 57,3%, руслар — 30,8%, чуашлар — 6,8%, мордвалар — 2,2%).

Район 99 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2006 елның 26 декабрендә раслана.

Герб тасвирламасы

«Җете кызыл очлыклы яшел җирлектә, алар өстендә — үтәли күренмәле лалә чәчәге, аның эчендә очлык кырыена алтын сөялмә баскыч куелган һәм аның өстенә очлыктан ике агынты белән бәреп чыккан кара фонтан урнаштырылган».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, аскы чиге тукыма киңлегенең ¼ өлеше киңлегендәге кызыл буйга тоташкан, уртасында герб фигуралары: тукыма киңлегенең 4/5 өлеше киңлегендәге биеклектә үтәли күренмәле сары лалә чәчәге, аның эчендә кызыл буй кырыена терәп куелган сары сөялмә баскыч һәм кара фонтан урнаштырылган туры почмаклы яшел тукыма».

Символика нигезләмәсе

Районның нефть чыгару үзәге булуы гербта алтын баскыч һәм кара фонтан белән күрсәтелә. Алтын баскыч — нефть вышкасының аллегорик сурәте. Алтын һәм кара төсләр янәшәлеге нефтьнең символик рәвештә «кара алтын» дип аталуын ассызыклый. Алтын төс — уңыш, муллык, зыялылык һәм абруй; кара — төпле акыл, зирәклек, тыйнаклык, намус символы. Алтын лалә Әлмәт районының чәчәк атуы һәм даны билгесе. Моннан тыш, төрки халыклар сәнгатендәге төп үсемлек орнаменты буларак, чәчәк аллегорик рәвештә әлеге төбәкнең тарихына ишарә итә. Калканның төсләр гаммасы табигать һәм сәнәгать җитештерүе бергәлеген чагылдыра. Гербның яшел җирлеге районның географик үзенчәлекләрен, әлеге төбәк табигатенең гүзәллеген тасвирлый. Яшел төс — табигать, сәламәтлек, яшьлек, тормыш билгесе. Кызыл очлык республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендәге куәтле индустриаль үзәкне тәшкил итүче Әлмәт районында сәнәгать җитештерүенең алга китүен күрсәтә. Кызыл төс — кыюлык, көч, хезмәт сөю, матурлык һәм бәйрәм символы.

Авторлар коллективы

Р.Курамшин һәм М.Исламов (Әлмәт), Р.Хәйретдинов һәм Р.Салихов (Казан), К.Мочёнов (Химки), К.Переходенко (Конаково), Г.Русанова (Мәскәү).