Биографиясе

1939 елның 17 марты, Арча районы Урта Сәрдә авылы – 1984 елның 16 августы, шунда ук.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1962 ел), Питрәч районы Ильич исемендәге колхозда агроном, 1965 елдан рәисе булып эшли.

1973–1984 елларда шул ук районның авыл хуҗалыгы идарәсендә баш агроном-мелиоратор, мелиорация берләшмәсенең баш агрономы, соңрак аның рәисе.

Иҗаты

«Тормыш атомнары» (1964 ел), «Сабан тургае» (1965 ел), «Туган җирем» (1970 ел), рус теленә тәрҗемәдә «Тепло земли» (1972 ел) җыентыклары авторы.

Иҗатының үзәгендә гражданлык лирикасы өстенлек итә. Шигырьләрендә авыл кешесенең хис-тойгылары, табигать күренешләре оста тасвирлана.

Әдәбият

Хәким С. Җир шагыйре // Казан утлары. 1971. № 9.