Тарихы

Авылга 1740 елларда, башка мәгълүматлар буенча 1720 елда нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре һәм типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, күн итек тегү, такта яру, тегү кәсепчелеге, сәүдә итү таралган була.

1893 һәм 1910 еллар мәгълүматларына караганда, авылда мәчет, мәдрәсә (1870 ел), мәктәп, су тегермәне эшли.

1759 елда беренче җамигъ мәчет ачыла, 1864−1865 елларда яңадан төзелә, 1847 елда аның каршында мәктәп ачыла, 1870 елда – мәдрәсә. 1909 елда икенче җамигъ мәчет төзелә, 1910 елда аның каршында мәдрәсә эшли башлый.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2747 дисәтинә тәшкил итә.

1919 һәм 1921 елларда авылда зур янгыннар була, йортларның шактый өлеше юкка чыга.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Әлмәт волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан Әлмәт районында.

Хәзер Колшәрип авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда коммуна оештырыла, 1930 елда – “Морат” колхозы ( беренче рәисе – З.Садретдинов). 1958 елда “Морат” “Знамя” колхозы (Кәләй авылы) составына керә.

1975 елда колхозның кошчылык фабрикасы базасында мөстәкыйль “Знамя” кошчылык фабрикасы ачыла. 2004 елда “Колшәрип кошчылык фабрикасы” ябык акционерлык җәмгыятенә үзгәртелә, 2011 елга кадәр эшли.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1928 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1950 елда – җидееллык, 1965 елда – тулы булмаган урта, 1987 елда – урта (1989 елда яңа бина төзелә), 2011 елда – тулы булмаган урта, 2013 елда урта мәктәпкә үзгәртелә (мәктәп каршында төбәк тарихы музее эшли).

Авылда балалар бакчасы (1992 елдан), мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, 2 мәчет: мәхәллә мәчете (1987 елдан), “Үзәк” мәчет (2005 елдан) бар.

Авылда “Айгөл” һәм Клара Булатова исемендәге (шагыйрә, Әлмәт районының мактаулы гражданы) чишмәләр төзекләндерелгән.

Халык саны

1746 елда – 44,
1762 елда – 72 ир заты;
1795 елда – 325,
1859 елда – 681,
1889 елда – 1088,
1897 елда – 1094,
1908 елда – 1408,
1920 елда – 1418,
1926 елда – 673,
1938 елда – 838,
1949 елда – 973,
1958 елда – 800,
1970 елда – 897,
1979 елда – 914,
1989 елда – 835,
2002 елда – 1309,
2010 елда – 1545,
2015 елда – 1808 кеше (татарлар).