- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (23.10.1943), рядовой
1921, Лаеш кантоны (хәзерге Лаеш районы) Тангачы авылы — 1945 елның 12 августы.
Башлангыч мәктәпне Рождествено авылында тәмамлый, колхозда эшли.
1942 елдан Кызыл Армия сафларында.
1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 178 нче танк бригадасының мотоукчы батальоны автоматчысы (40 нчы армиянең 10 нчы танк корпусы). Брянск, Воронеж, 1 нче һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Харьков һөҗүм һәм оборона операциясендә (1943), Днепр елгасы өчен барган сугышта (1943), Умань-Ботошаны һөҗүм операциясендә (1944) катнаша.
1943 елның 24 сентябренә каршы төндә Украинаның Киев өлкәсе Ржищев посёлогы тирәсендә батырлык күрсәтә. Беренчеләрдән булып Днепрны кичә, иптәшләре белән фашистлар траншеясын яулап, 4 танк һәм 2 үзйөрешле артиллерия җайланмасы ярдәмендә берничә контрһөҗүмне кире кайтаруда катнаша. Плацдарм киңәя барган шартларда иптәшләрен һөҗүмгә күтәрә һәм кул сугышында 16 гитлерчыны юк итә. Полкның барлык бүлекчәләренә елганы кичүдә актив булыша.
Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медаль белән бүләкләнә.
Герой бюсты Лаеш шәһәренең Җиңү паркында, мемориаль такта Рождествено авылы мәктәбендә урнаштырыла.
Тангачы авылында аның исеме белән урам аталган.
За нашу Советскую Родину. Орджоникидзе, 1957;
Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1;
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 636, 640, 680–681;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 78.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.