Тарихы

Авылга 1730 ел тирәсендә Үби авылы чуашлары нигез сала. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, вак һөнәрчелек кәсепчелеге таралган була.

XX йөз башында миссионерлык (1890 елдан), чиркәү-приход (1908 елда 26 ир бала һәм 2 кыз бала укый) мәктәпләре, бакалея һәм шәраб кибете, 2 су тегермәне, 2 икмәк саклау һәм сату кибете, тимерчелек, 3 ярма яргыч эшли.

1887 елга кадәр авыл Баграж-Никольский, аннары Ерсубай авыллары приходына карый.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1412,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Ерсубай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән Әлмәт районында.

Хәзер Клементейкино авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Марс” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Х.С.Мадьяров). 1953 елда башка колхозларның кушылуы исәбенә “Марс” колхозы зурая. 1956 елда Н.С.Хрущёв исемендәге, 1964 елда “Уңыш” колхозына үзгәртелә, 2008 елга кадәр “Уңыш” авыл хуҗалыгы предприятиесе.

Халкы күбесенчә “Клементейкино” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1931 елда − җидееллык, 1967 елда – урта, 2012 елда башлангыч мәктәпкә үзгәртелә, 2013 елда ябыла.

Авылда балалар бакчасы (2004 ел), мәдәният йорты, китапханә бар.

Мәдәният йорты каршында “Асамат” фольклор коллективы эшли (2000 елдан, 2015 елда – халык ансамбле, нигез салучы – Е.Н.Туктамышева).

Авыл янында Имәнкискә культурасына караган археология объекты бар.

Күренекле кешеләре

П.Г.Буралов (1949 елда туган) – РФнең атказанган төзүчесе.

Халык саны

1782 елда – 80,
1795 елда – 87 ир заты;
1870 елда – 406,
1897 елда – 585,
1900 елда – 688,
1913 елда – 805,
1920 елда – 822,
1926 елда – 714,
1938 елда – 681,
1949 елда – 630,
1958 елда – 711,
1970 елда – 723,
1979 елда – 643,
1989 елда – 462,
2002 елда – 487,
2010 елда – 436,
2015 елда – 462 кеше (чуашлар).