Тарихы

Авылга 1794 ел тирәсендә майор И.К.Пасмуров нигез сала. Беренче булып монда Мәскәү губернасының Поварово авылыннан китерелгән крепостной крәстияннәр урнаша, 1800 елда аларга Кострома губернасының Половчиново авылы крәстияннәре кушыла.

Халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (Пасмуровлар, Стахеевлар карамагында). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, чабата үрү һәм мичкә ясау кәсепчелеге, олаучылык таралган була.

XX йөз башында авылда кәшәнә, земство мәктәбе (1875 ел, 1887 елда 26 ир бала һәм 6 кыз бала укый, 1908 елда – 28 ир бала һәм 14 кыз бала), су тегермәне (1870 ел), бакалея, икмәк саклау һәм сату кибетләре эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 220 дисәтинә тәшкил итә.

Башта авыл − Яңа Никольский, 1892 елдан Яңа Михайловка авылы приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Кәшер волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Әлмәт районында.

Хәзер Иске Михайловка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда “Ирекле хезмәт” колхозы оештырыла.

Халкы кырчылык, дуңгыз, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәдәният йорты, китапханә эшли.

Халык саны

1800 елда – 54,
1816 елда – 166,
1834 елда – 240,
1858 елда – 276,
1870 елда – 317,
1884 елда – 409,
1897 елда – 376,
1912 елда – 445,
1920 елда – 510,
1926 елда – 540,
1938 елда – 321,
1949 елда – 530,
1958 елда – 324,
1970 елда – 223,
1979 елда – 155,
1989 елда – 166,
2002 елда – 205,
2010 елда – 232,
2015 елда – 275 кеше (татарлар – 65%, руслар – 32%).