Авылга 1920 елларда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Бөгелмә кантоны Чирмешән волостена керә. 1930 елның 10 августыннан − Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән Әлмәт районында.

Хәзер Клементейкино авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы кырчылык, ит терлекчелеге, урманчылык белән шөгыльләнә.

Табигать истәлеге

Авыл янында “Чыршы һәм карагай урман культуралары” ландшафтлы табигать истәлеге бар. 1910−1913 елларда 6,9 гектар мәйданда утыртыла, хәзерге вакытта 0,44 гектар сакланган, Кәләй урманчылыгы территориясендә урнашкан.

Биредә үзләренең табигый ареалларыннан читтә уникаль ылыслы культуралар (Себер карагае, Себер чыршысы, Себер ак чыршысы һәм башкалар) үсә.

Халык саны

1926 елда – 65,
1949 елда – 157,
1958 елда – 155,
1970 елда – 183,
1979 елда – 149,
1989 елда – 109,
2002 елда – 111,
2010 елда – 104,
2015 елда – 66 кеше (чуашлар – 79%, татарлар – 20%).