Эчтәлек

Авылга XVII йөз ахыры – XVIII йөз башында чуашлар, Ярәп (Иске Ыштыбай) авылыннан күченеп килүчеләр нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Югары Ыштыбай исеме белән дә билгеле. 1770 елларда биредә Колчуриннар нәселеннән элек чукындырылган морзалар яшәгән. XIX йөздә Катюшино авылыннан рус крәстияннәре күченгән.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт һәм удел крәстияннәре катлавына керә (элеккеге ясаклы чуашлар, казна хезмәтендәгеләр). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек була.

1894 елдан авылда агачтан Рождество чиркәве төзелә (сакланмаган). 1895 елда приход мәктәбе ачыла (1903 елда 40 ир бала һәм 20 кыз бала укый).

XX йөз башында 3 җил тегермәне, ярма яргыч, 4 вак-төяк кибете эшли (таш бинаның берсе сакланган).

1907 елда “Союз русского народа” монархия бүлекчәсе оештырыла.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2438,7 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Кузнечиха волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Югары Колчура җирле үзәге.

1930 елда “Ваш совет” колхозы оештырыла, 1939 елдан “Кызыл Нива” исеме белән мәгълүм, 1957 елда “Правда” совхозы составындагы 2 номерлы бүлек итеп үзгәртелә. 1977 – 2004 елларда авыл “Колчура” совхозының үзәк утары була.

Халкы күбесенчә “Хузангай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1923 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1932 елда яңа бина төзелә), 1950 елда җидееллык, 1958 елда сигезьеллык мәктәп була (1959 елда мәктәп каршында эшче яшьләр өчен кичке сыйныфлар ачыла; 1960 елда яңа бина төзелә), 1999 елда урта мәктәп (1994 елда яңа бина төзелә), 2015 елда ябыла.

Мәктәп каршында “Чувашский дом” төбәк тарихы музее эшли.

Авылда балалар бакчасы (1982 елдан), мәдәният йорты (1985 елдан “Пилеш” музыкаль фольклор коллективы эшли), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл янында археология истәлекләре: I һәм II Югары Колчура авыллыгы (монголларга кадәрге чор болгар истәлеге) табыла.

Халык саны

1782 елда – 146 ир заты;
1859 елда – 450,
1897 елда – 740,
1908 елда – 792,
1920 елда – 1226,
1926 елда – 1057,
1938 елда – 572,
1949 елда – 555,
1958 елда – 683,
1970 елда – 494,
1979 елда – 359,
1989 елда – 281,
2000 елда – 291,
2002 елда – 253,
2010 елда – 219,
2015 елда – 217 кеше (чуашлар – 76 %, руслар – 22%),