Авылга 1692 елга кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Иске Әлморза исеме белән билгеле.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге ясаклы татарлар, шул исәптән керәшеннәр, икътисади крәстияннәр, казна хезмәтендәгеләр). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1836 елда авылда мәчет төзелә, соңрак ябыла, 1876 елда тагын ачыла.

1880 еллар ахыры – 1890 еллар башында мәктәп ачыла (1895 елда 12 ир бала укый).

XX йөз башында авылда 2 тегермән, 3 вак-төяк кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1026,8 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Юхмачы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спасс кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1944 елның 19 февраленнән – Юхмачы, 1956 елның 7 декабреннән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Юхмачы авыл җирлеге составына керә.

Авыл “Заветы Ильича” колхозы составында була.

Халкы күбесенчә “Кызы Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли.

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1995 елдан) бар.

Авылда XIV йөз кабер ташының бер өлеше сакланган.

Күренекле кешеләре

Р.Г.Минзарипов (1951 елда туган) – социология фәннәре докторы, РФнең Югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 76 ир заты;
1859 елда – 624,
1897 елда – 1042,
1908 елда – 1262,
1920 елда – 1491,
1926 елда – 904,
1938 елда – 793,
1949 елда – 452,
1958 елда – 760,
1970 елда – 823,
1979 елда – 700,
1989 елда – 440,
2002 елда – 348,
2015 елда – 210 кеше (татарлар – 79%, руслар – 20%).