Авылга XVII икенче яртысында нигез салына.

XIX йөзнең икенче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы һәм йомышлы татарлар, икътисади крәстияннәр). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

Авылда беренче мәчет 1836 елга кадәр төзелә, 1873 елда искесе урынына яңа мәчет торгызыла.

1880 еллар ахыры – 1890 еллар башында мәктәп ачыла (1895 елда 27 ир бала һәм 15 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда 4 җил тегермәне, тимерче алачыгы, ярма яргыч, бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1581 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елда авыл Казан губернасының Спас өязе Базарлы Матак волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Базарлы Матак авыл җирлеге составына керә.

1930 елларда “Якты юл” колхозы оештырыла, 1957 елдан “Актай” совхозына керә. 2002 – 2003 елларда “Актай” авыл хуҗалыгы кооперативы була.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә, крәстиян-фермер хуҗалыгында эшли; кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда клуб (1987 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл янында Имәнкискә культурасы авыллыгы археология истәлеге табыла.

Күренекле кешеләре

Ә.Ә.Галиев (1938 – 1998 еллар) – язучы, журналист.

Халык саны

1782 елда – 106 ир заты;
1859 елда – 461,
1908 елда – 894,
1920 елда – 889,
1926 елда – 476,
1938 елда – 355,
1949 елда – 278,
1958 елда – 245,
1970 елда – 248,
1979 елда – 215,
1989 елда – 149,
2002 елда – 142,
2010 елда – 125,
2015 елда – 127 кеше (татарлар).