Тарихы

Авылга 1690 елларда Иске Матак авылыннан күченеп килүчеләр нигез сала.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге ясаклы чукындырылган чуашлар, ясаклы һәм йомышлы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1855 елга кадәр беренче мәчет төзелә, 1863 елда яңа мәчет салына, мәктәп ачыла (1895 елда 11 ир бала һәм 3 кыз бала укый).

Православие динендәге халкы Кошки авылы Троица чиркәве приходына карый.

XX йөз башында авылда 3 җил тегермәне, 2 вак-төяк кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1085 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Кузнечиха волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 1 февраленнән Әлки районында.

Хәзер Иске Матак авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерелгәннән соң авыл төрле колхозлар составында була. 1985 – 2005 елларда “Тружиник” совхозы үзәк утарында.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл зиратында XIV йөз Болгар кабер ташы бар; таш сөлс стилендә гарәп язуы һәм орнамент белән бизәлгән.

Халык саны

1782 елда – 128 ир заты;
1859 елда – 450,
1897 елда – 640,
1908 елда – 783,
1920 елда – 779,
1926 елда – 364,
1938 елда – 204,
1949 елда – 244,
1958 елда – 186,
1970 елда – 221,
1979 елда – 178,
1989 елда – 152,
2002 елда – 127,
2010 елда – 112,
2015 елда – 118 кеше (чуашлар).