- РУС
- ТАТ
Татарстанның Әлки районындагы авыл, Базарлы Матак авылыннан 32 км көньяктарак, Борнай елгасы буенда урнашкан
Авылга XVI – XVII йөзләргә кадәр нигез салына.
XVIII – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге ясаклылар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.
Беренче мәчет 1831 елга кадәр төзелә (1955 елда юкка чыга), 1864 елда икенче мәчет төзелә, мәктәп ачыла (1895 елда 35 ир бала һәм 6 кыз бала укый).
XX йөз башында авылда 3 җил тегермәне, 2 вак-төяк кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1572,6 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Спас өязе Кузнечиха волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.
Хәзер Чуаш Борнае авыл җирлеге составына керә.
1930 елларда авылда “Роза” колхозы оештырыла, соңрак “Коммунизмга” исеме белән атала. 1958 елда эреләндерелгән “Путь к коммунизму” колхозы составына керә. 1987 елда авыл “Прогресс” колхозы үзәк утары була. 1997 – 2004 елларда “Якты күл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.
Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1919 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1949 елда җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык (1981 елда яңа бина төзелә), 1995 елда – урта, 2010 елда – тулы булган урта мәктәп итеп үзгәртелә.
2000 елда авылда күпер төзелә.
Хәзер авылда балалар бакчасы (1980 елдан), мәдәният йорты (1989 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар (1992 елдан).
Авыл янында археология истәлекләре табыла: өч – монголларга кадәрге һәм бер Алтын Урда чоры Болгар авыллыгы; “Алка” аймагында монголларга кадәрге чор Болгар шәһәрлеге.
Авылның “Изгеләр өсте” дип атала торган иске зиратында XIV йөз кабер ташы кисәге табыла. Ташта куфи язуы һәм орнамент өлешләре сакланган. Авыл халкы биредә Борнай бабай җирләнгән дип саный.
М.М.Сөнгатуллин (1953 елда туган) – җырчы, танылган халык җырларын башкаручы, ТРның халык артисты, РФнең атказанган артисты.
1782 елда – 119 ир заты;
1859 елда – 702,
1897 елда – 968,
1908 елда – 1100,
1920 елда – 1221,
1926 елда – 596,
1938 елда – 601,
1949 елда – 622,
1958 елда – 692,
1970 елда – 811,
1979 елда – 669,
1989 елда – 532,
2002 елда – 468,
2010 елда – 401,
2015 елда – 430 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.