- РУС
- ТАТ
Татарстанның Әлки районындагы авыл, Базарлы Матак авылыннан 25 км көньяк-көнчыгыштарак, Кече Чирмешән елгасы буенда урнашкан
Авылга 1930 елларда урман хуҗалыгы каршында нигез салына. Беренче исеме –Түбән Сушка.
Нигез салынган көннән Кузнечиха районында. 1944 елның 19 февраленнән – Юхмачы, 1956 елның 7 декабреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.
Хәзер Чуаш Кичүе авыл җирлеге составына керә.
Халкы күбесенчә Әлки урманчылыгында эшли.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.