- РУС
- ТАТ
Татарстанның Әлки районындагы авыл, Базарлы Матак авылыннан 11 км төньяктарак, Актай елгасы буенда урнашкан
Авылга XVII йөз ахыры – XVIII йөз башында Яушев биләмәсендә – кенәз Габдулла Яушев һәм 5 йомышлы морза тарафыннан 1685 елда алынган җирләрдә – нигез салына.
XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге йомышлы татарлар, шул исәптән керәшеннәр). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, мичкә ясау кәсебе киң тарала.
1849 елда авылда мәчет төзелә, тузган булу сәбәпле 1892 елда аны сүтәләр һәм яңасын торгызалар.
1886 елда мәктәптә 40 ир бала, 1895 елда – 26 ир бала һәм 16 кыз бала укый. 1911 елда кыз балалар өчен мәдрәсә ачыла.
XX йөз башында авылда 5 тегермән, ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 2386 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Ромодан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.
Хәзер Каргалы авыл җирлеге үзәге.
1930 елларда авылда “Степан Разин” колхозы оештырыла, 1930 елларның беренче яртысыннан “Танк” исеме белән билгеле. 1944 елда аның составыннан Молотов исемендәге колхоз бүленеп чыга (1950 елда аңа “Танк” кушыла), 1957 елда – “Салман” совхозына кертелә. 1981 елдан аерым “Каргалы” совхозы була. 2002 – 2003 елларда “Каргалы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.
Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, карчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
2003 елда әлеге ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан “Каргалы” мегафермасы файдалануга тапшырыла.
1917 елда авылда дүртьеллык мәктәп ачыла, 1935 елда җидееллык, 1957 елда башлангыч, 1964 елның ахырында – сигезьеллык, 1990 елда – урта (2002 елда яңа бина төзелә), 2008 елда – тулы булмаган мәктәп була.
Авылда балалар бакчасы эшли (2002 елдан), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (барсы да 1975 елда төзелгән һәм 2013 елда реконструкцияләнгән күпфункцияле үзәктә урнашкан), “Салих” мәчете (1993) бар.
2008 елда мәдәният йорты каршында балалар һәм олылар фольклор коллективлары эшли (икесенең дә җитәкчесе – Р.З.Хәсәншина).
2015 елда Хамәтвәли исемендәге Ял паркы төзелә.
Авыл янында археология истәлекләре: I һәм II Каргалы авыллыгы (монголларга кадәрле чор болгар истәлеге) табыла.
Авыл белән янәшә 1921 – 1922 елларда ачлык вакытында күпләп үлгән халык җирләнгән.
Ф.В.Вәлиев (1955 елда туган) – ТР ның атказанган төзүчесе, РФнең мактаулы юлчысы, ТРның Дәүләт Советы депутаты (2009 – 2014 еллар);
М.Ш.Туйбактин (1888 – 1918 еллар) – сәяси эшлекле, Әстерхан Мөселман социалистлар комитеты җитәкчесе, Әстерхан губерна башкарма комитеты каршындагы Мөселман комиссариаты башлыгы (1917 – 1918 еллар). Беренче мөселман совет пехота полкы, Әстерхандагы урам, елга пароходы аның исеме белән атала.
1782 елда – 163 ир заты;
1859 елда – 815,
1897 елда – 1296,
1908 елда – 1369,
1920 елда – 1436,
1926 елда – 869,
1938 елда – 893,
1949 елда – 718,
1958 елда – 663,
1970 елда – 727,
1979 елда – 618,
1989 елда – 511,
2002 елда – 466,
2010 елда – 423,
2015 елда – 460 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.