Эчтәлек

Авылга XVIII йөз уртасында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Яңа Аппак, Каракүл исеме белән билгеле.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге ясаклы чуашлар, казна хезмәтендәгеләр, шул исәптән руслар һәм керәшеннәр). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, тимерчелек кәсебе киң тарала.

1884 елда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла (башта 17 бала укый, 1903 елда – 35 ир бала). Авылда 3 вак-төяк кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 834 дисәтинә тәшкил итә.

Аппак авылының Покров чиркәве приходына карый.

XX йөз башында чуашларның бер өлеше ислам динен кабул итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Юхмачы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1944 елның 8 июненнән – Юхмачы, 1956 елның 7 декабреннән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Аппак авыл җирлеге составына керә.

1930 елларда “Яңа тормыш” колхозы оештырыла, 1958 елда “Дружба” колхозы составына керә. 2002 – 2004 елларда “Дружба” авыл хуҗалыгы кооперативы.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1933 елда авылда клуб ачыла, 1975 елда яңа бина төзелә.

Башлангыч мәктәп эшли (Юхмачы урта мәктәп филиалы, 2009 елга кадәр тулы булмаган урта мәктәп), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пукты бар.

Авыл янында сәнәгый әһәмияткә ия ком ятмалары табылган.

Авыл тирәсендә төрле типта 5 археология истәлеге табыла (буралы курган культурасы һәм болгар чоры истәлеге).

Халык саны

1859 елда – 533,
1897 елда – 634,
1908 елда – 783,
1920 елда – 743,
1926 елда – 656,
1938 елда – 329,
1949 елда – 465,
1958 елда – 563,
1970 елда – 548,
1979 елда – 439,
1989 елда – 333,
2002 елда – 274,
2010 елда – 205,
2015 елда – 216 кеше (чуашлар).