- РУС
- ТАТ
Татарстанның Әлки районындагы авыл, Базарлы Матак авылыннан 19 км көнчыгыштарак, Кече Чирмешән елгасы буенда урнашкан
Авылга 1677 елга кадәр Сембер өязе Суыксу авылыннан чыккан кешеләр нигез сала. Темников шәһәреннән (хәзер Мордовия) йомышлы морза Данай улы Алмай Тляшев 1686 елда авылда алпавыт җирләре ала.
1705 – 1711 елгы фетнә вакытында авылны башкорт отрядлары җимерә.
XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге йомышлы татарлар, шул исәптән морза Данаевлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, киез итек басу кәсебе киң тарала.
1844 елда беренче мәхәллә оештырыла, мәчет алданрак төзелә. 1885 елда зур янгын вакытында яна, авылның шактый өлеше юкка чыга. 1886 елда яңа мәчет төзелә. 1886 елда беренче мәхәллә мәктәбендә 50 ир бала, 1895 елда – 80 ир бала һәм 25 кыз бала укый.
1887 елда икенче мәхәллә оеша, шул ук вакытта мәчет тә төзелә. 1895 елда икенче мәлхәллә мәктәбендә 15 ир бала һәм 25 кыз бала укый.
1904 елда мәдрәсә ачыла (яңа бина төзелә), 1904 елда – кызлар өчен мәктәп була.
1890 еллар ахырында алпавыт Ермоловларның авыл белән янәшә урнашкан җирләрен кенәз Оболенский сатып ала. Ачлык елларында авыл халкына булыша, мәчетне төзекләндерү өчен акча бирә.
XX йөз башында авылда 4 җил тегермәне, 3 вак-төяк кибете була.
Авыл җәмәгатенең имана җире 2449 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Мораса волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.
Хәзер Иске Алпар авыл җирлеге үзәге.
1930 елда авылда “Тукай” һәм “Комбайн” колхозлары оештырыла (беренче рәисе – Х.Хафизов), 1956 елда “Актай” совхозы составына керә. 1965 елда аннан “Алпар” совхозы аерылып чыга, 2004 елга кадәр була.
Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1919 елда авылда укытучылар өчен кыска вакытлы курслар ачыла.
1924 елда авылда башлангыч мәктәп була ачыла (Мораса авылыннан сүтеп алып килгән элеккеге земство училище бинасында). 1927 елда – татар телендә белем бирә торган җидееллык, 1935 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә (1969 елда мәктәп музее ачыла, 1981 елда яңа бина төзелә).
1929 елгы зур янгын вакытында авылның өчтән бер өлеше янып китә.
Хәзер авылда балалар бакчасы (1981 елдан), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык, ветеринария пунктлары, киез итек басу цехы, икмәк пешерү йорты, 2 мәчет бар (1992 һәм 2017 еллар).
Авыл янында археология истәлекләре: бронза гасыр буралы курган культурасы торулыгы, I һәм II Иске Алпар авыллыгы (монголларга кадәрге чор Болгар истәлеге ) табыла.
Ә.Й.Фәхри (1901 – 1926) – язучы;
Ф.Х.Дунай (1936 – 2007) – язучы, публицист, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе;
Ә.К.Шаһиәхмәтов (1923 – 2011 еллар) – слесарь, Социалистик Хезмәт Герое;
М.Ш.Шәфиев (1949 – 2007 еллар) – эпидемиолог, медицина фәннәре докторы, ТРның атказанган табибе.
1782 елда – 202 ир заты;
1859 елда – 1424,
1897 елда – 2334,
1908 елда – 2279,
1920 елда – 2672,
1926 елда – 1927,
1938 елда – 1316,
1949 елда – 1210,
1958 елда – 1151,
1970 елда – 1232,
1979 елда – 1024,
1989 елда – 619,
2002 елда – 440,
2010 елда – 345,
2015 елда – 349 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.