Тарихы

Авыл 1665–1667 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чынанакларда Чапы Горы исеме белән дә билгеле.

1835 елга кадәр халкы дәүләт (1860 еллларга кадәр – удел) крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда Халык мәгарифе министрлыгы мәктәбе (1910 ел, үз бинасында урнаша, 1920 елда 19 ир бала һәм 8 кыз бала укый), 6 сәүдә-сәнәгать оешмасы эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1046 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Борындык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән Буа районында.

Хәзер Шәмәк авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Кызыл Мәртле» колхозы оештырыла, 1952 елда күрше колхозлар белән «Путь к коммунизму» колхозына берләштерелә, 1963 елда –берләштерелгән «Гигант» колхозы, 1989 елда «Победа» колхозы составына керә. 2005 елдан «В.Чернов исемендәге агрофирма» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2010 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2017 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли (1973 елда яңа бина төзелә).

Хәзерге вакытта клуб (1978 елда яңа бина төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләре

Г.К.Пигузов (1919–2005) – ТАССРның, РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы, Бөек Ватан сугышында катнаша, Хезмәт Кызыл Байрагы, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;

К.А.Пигузов (1887–1952) – РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы, ике Ленин ордены кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 254,
1897 елда – 501,
1913 елда – 724,
1920 елда – 752,
1926 елда – 812,
1938 елда – 733,
1949 елда – 698,
1958 елда – 637,
1970 елда – 665,
1979 елда – 654,
1989 елда – 373,
2002 елда – 315,
2010 елда – 263,
2015 елда – 265 кеше (чуашлар).