Зөя елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 17,3 км. Бассейнының мәйданы 112,2 км2. Идел буе калкулыгыннан ага. Елга башы Тәтеш районы Келәш авылыннан 5 км төньяктарак, тамагы Буа районы Степановка авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 65 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 25%.

Тошаның 0,3 тән 5,6 км га кадәр озынлыктагы 9 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,29 км/км2. Туенуы катнаш, күбрәк кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 118 мм, ташу агымы катламы 100 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,07 м3/с.

Суы язын уртача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Тоша бассейнында суының гомуми күләме 2,02 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.