Биографиясе

1912 елның 31 гыйнвары, Казан – 1972 елның 25 декабре, шунда ук.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1940).

Совет-фин (1939–1940) һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша.

1944 елдан Казан университетында марксизм-ленинизм кафедрасы укытучысы, 1950–1953 елларда тарих-филология факультеты деканы, 1956 елдан диалектик һәм тарихи материализм кафедрасы мөдире, бер үк вакытта, 1958–1965 елларда проректор.

1963–1971 елларда ТАССР Югары Советы депутаты, 1963–1967 елларда ТАССР Югары Советы рәисе.

Фәнни иҗаты

Хезмәтләре социаль фәлсәфә, КПССның Татарстан өлкә комитеты тарихына карый.

Хезмәтләре

Диалектик материализм. Казан, 1966.

О роли социалистических производственных отношений в развитии производительных сил. Казань, 1957.