Эчтәлек

Диалектара һәм диалекттан тыш аралашу чарасы буларак хезмәт итә; әдәби телнең барлыкка килүенә нигез булып тора.

Төрле диалект вәкилләре арасында үзара аралашу булмаган вакытта койне фольклор әсәрләре, сукбай чәчәннәр (риваятьчеләр) телен хасил итә.

Казан ханлыгы яуланганнан соң, татар халкы Идел һәм Урал буйларындагы төрле төбәкләргә күчеп китә, Казан татарлары белән Идел буе кыпчаклары бергә кушыла; Казан татарлары, кыпчаклар һәм җирле төрки телле халыклар (башкортлар, хәзерге Себер татарларының борынгы бабалары) арасында тыгыз элемтә урнаша, алар якыннан аралаша башлый. Әлеге күренешләр нәтиҗәсендә төп диалектларның иң гомуми үзлекләрен үз эченә алган авыл койнесе барлыкка килә.

XIX йөз башында күп кенә шәһәрләрдә, шул исәптән Казан, Уфа, Оренбург, Уральск, Троицк һәм Екатеринбургта сәнәгать үсеш ала. Шул сәбәпле, төрле татар диалектларында сөйләшүче авыл кешеләре әлеге шәһәрләргә эшкә агыла. Бу исә үз чиратында шәһәр койнесен барлыкка китерә.

Авыл һәм шәһәр койнеләре нигезендә XIX йөзнең икенче яртысында һәм XX йөз башында хәзерге татар әдәби теленең төп стильләре формалаша.

Әдәбият

Зәкиев М.З. Төрки-татар этногенезы. М., 1998.

Зәкиев М.З. Койне, традиционные нормы, старотатарский и современный татарский литературные языки // Истоки татарского литературного языка. Казань, 1988.

Автор – М.З.Зәкиев