Эчтәлек

1695, башка мәгълүматлар буенча, 1689, Мәскәү — 1737 елның 14 апреле, Оренбург крае.

Рухани улы.

1711–1734 елларда Сенатта хезмәттә, секретарь (1721 елдан), обер-секретарь (1727 елдан). Астрономия, топография һәм картография эшләренә җитәкчелек итә.

1731–1733 елларда Камчаткага, Төньяк-Көнчыгыш Азиягә экспедицияләр оештыруда катнаша.

1734 елдан Оренбург экспедициясе башлыгы. Оренбургка нигез сала (1737), аның җитәкчелегендә Оренбург төбәгендә 20 ләп кальга-ныгытма төзелә.

Ул Башкортстанда тау эшләрен башлап җибәрә. 1735 елдан башкортлар кузгалышын бастыруда катнаша.

География, икътисад, тарих өлкәләрендә фәнни тикшеренүләр алып бара. «Бөтенроссия империясе атласы»ның («Атлас Всероссийской империи», СПб., 1734) 1 нче чыгарылышын төзи һәм нәшер итә, анда «Генераль карта» һәм аерым 14 өлкәнең, шул исәптән Казан губернасының картасы урын ала. 1720 елларда Казан губернасындагы шәһәрләр топографиясе, шәһәр ныгытмаларының озынлыгы турында материаллар, халык, почта элемтәсе, сәнәгать, сәүдә, финанс, армия һәм җирле идарә органнарының торышы турында мәгълүматлар кертелгән. «Бөтенроссия дәүләтенең чәчәк ату дәвере» («Цветущее состояние Всероссийского государства», кн. 1–2, 1831) фундаменталь хезмәте — Россиянең беренче статистик-географик тасвирламасы авторы (1727).

Әдәбият

Новлянская М.Г. И.К.Кирилов и его Атлас Всероссийской империи. М.–Л., 1958;

Новлянская М.Г. Иван Кирилович Кирилов, географ XVIII века. М.–Л., 1964.

Автор – Е.Б.Долгов