Абдуллов У.Н. Кечкенә Тукай Печән базарында. 1997

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Биографиясе

1922 елның 17 сентябре, Казан – 2010 елның 14 гыйнвары, шунда ук.

Казан сәнгать училищесен тәмамлый (1941).

1954–1959 елларда Татар опера һәм балет театрында сәхнә рәссамы, 1959–1983 елларда Казан телестудиясендә баш рәссам.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1980).

Абдуллов У.Н. Казанның бер почмагы. Киров урамы. 1990

Катыргы, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Абдуллов У.Н. Печән базарындагы мәчет. 1996

Катыргы, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Н.Җиһановның «Качкын» операсы (1957), Җ.Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясе (1964), Ч.Айтматовның «Анам кыры» повесте (1966), А.Евгеньевның «Раифадагы обелиск» («Обелиск в Раифе», 1970) пьесасы нигезендә төшерелгән телеспектакльләр, Н.Җиһановның «Җәлил» операсы (1985) нигезендә эшләнгән музыкаль фильмның декорация эскизлары авторы.

«Кырлай» (Тбилисидә узган VI Бөтенсоюз телефильмнар фестивале лауреаты, 1975), «Сабантуй» (1977), «Н.Җиһанов музыкасы» (1972 һәм 1977) һәм башка телевизион фильмнарның һәм тапшыруларның рәссамы, еш кына аларда үзе үк сценарийлар авторы һәм режиссер да була.

У.Абдуллов – кино һәм телевидение өлкәсендә милли декорация сәнгатенә нигез салучы рәссамнарның берсе. Аның эшләре декорация төзелешенең үзенчәлеге, образларның тәэсир итү көче, җете төсләр һәм яктылык эффектлары, үзенчәлекле ракурслары белән аерылып тора.

Сәхнә образлары тудырганда Абдуллов телевидениенең визуаль мөмкинлекләренә, нәкышь, дизайн, фотомонтаж алымнарына мөрәҗәгать итә, телеспектакльнең эчтәлеген ачу өчен драматургия, музыка һәм бизәлеш сәнгате ысулларын берләштерә.

Станлы нәкышь өлкәсендә У.Абдуллов күбесенчә пейзаж һәм натюрморт жанрында эшли («Зур Идел икмәге», 1979; «Көзге Казан», 1982; «Жигули таулары», 1982; «Казансу иртәсе», 1990 һәм башкалар).

1990 елларның икенче яртысында У.Абдуллов милли тарихка караган жанрлы әсәрләр («Печән базары», 1997; «Тукай Петербургта», 1998; «Б.Урманче мәчет янында», 1999; Казанның Иске татар бистәсе күренешләрен чагылдырган пейзажлар сериясе: «Печән базары мәчете», 1990; «Иске ишегалды», 1997; «Иске Казан почмаклары», 1998) иҗат итә.

Абдуллов У.Н. Сабантуй. 2002

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Бөтенсоюз («Театр һәм кино рәссамнары әсәрләре», Мәскәү, 1978, 1979), Бөтенроссия («Телевидение студияләре рәссамнары эшләре», Мәскәү, 1966), зона («Зур Идел», 1980 елдан) күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Казанда (1972–1973, 2002), Әлмәттә (1983) күрсәтелә.

Абдуллов У.Н. Казан күренеше. 2001

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләре тупланмалары

Әсәрләре А.А.Бахрушин исемендәге Үзәк театр музеенда (Мәскәү), ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, шәхси коллекцияләрдә саклана.

Абдуллов У.Н. М.Цветаева истәлегенә. Алабуга. 1992

Катыргы, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова