Тарихы

XVIII йөз уртасыннан иртәрәк нигезләнә. XVIII–XIX йөзләрдә халкы асабалар һәм типтәрләр катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, 7 кибет эшли, шимбәләрдә базар уздырыла. Авыл җәмәгатенең имана җире 6072,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Нөркәй волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Сарман районында.

Хәзер – Саклаубаш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Уныш» колхозы оештырыла. 1951 елда исеме «Жданов» колхозы дип үзгәртелә, 1957 елда «Нөркәй» совхозына кушыла (үзәк утары – Зур Нөркәй авылы). 1965 елдан авылда – мөстәкыйль Тукай исем. совхоз (үзәк утары – Иске Дөреш авылы), 1998 елдан – «Саклаубаш» күмәк предприятиесе, 2003 елдан ««Родные края – Туган як» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1922 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1939 елда – тулы булмаган урта (1939 һәм 1973 елларда яңа биналар төзелә), 1974 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. 2015 елда балалар бакчасы урта мәктәпнең мәктәпкәчә төркеме итеп алыштырыла.

Авылда мәдәният йорты (1968 елдан), китапханә (1959 елдан), участок хастаханәсе (1993 елдан, яңа бина төзелә), ветеринария участогы, мини-футбол универсаль спорт мәйданчыгы (2015 елдан), «Рамазан» мәчете (1993 елдан) бар.

Мәдәният йортында: «Ләйсән» татар театр (1985 елдан, 1993 елдан – халык театры, җитәкчесе – А.А.Шәйхразиева), «Ядкәр» вокаль (2011), «Мирас» фольклор (2008 елдан), балаларның «Ләйсәнә» вокаль (2008 елдан), «Дуслык» фольклор (2018 елдан), «Тамчы» театр (2010 елдан), «Миләшкәем» хореография (2008 елдан) коллективлары эшли.

Авыл янында «Саклаубаш дачасы» урман массивы урнашкан.

Күренекле кешеләре

С.М.Әхмәтханов (1949–2006) – Татарстан Республикасының, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;

М.Ш.Галләмова (1892–1985) – педагог-методист, гомуми урта белем бирү мәктәпләре һәм педагогика училищелары өчен татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре һәм методик ярдәмлекләр авторы һәм мөхәррире;

И.Р.Кашапов (1984 елда туган) – актер, Татарстан Республикасының атказанган артисты;

Т.Г.Сафин (1924–2010) – ТАССРның атказанган агрономы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленин ордены, Октябрь Революциясе, беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Хезмәт Кызыл Байрагы, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары кавалеры, аның исеме авылның бер урамына бирелгән;

Г.М.Хәйруллина (1960 елда туган) – эстрада җырчычсы, Татарстан Республикасының атказанган артисты.

Халык саны

1795 елда – 287,
1859 елда – 538,
1870 елда – 1128,
1897 елда – 1589,
1920 елда – 1795,
1926 елда – 1267,
1938 елда – 960,
1949 елда – 629,
1958 елда – 462,
1970 елда – 615,
1979 елда – 570,
1989 елда – 546,
2002 елда – 573,
2010 елда – 528,
2021 елда – 421 кеше (татарлар – 97%, руслар – 3%).