Тарихы

Авылга чама белән 1807 – 1808 елларда Курск губернасыннан күченүчеләр нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Фоминовка исеме белән билгеле.

1860 елларда халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1880 елларга кадәр авыл җәмәгатенең имана җире 2404 дисәтинә тәшкил итә.

XX йөз башында авылда дүртьеллык башлангыч мәктәп (1990 еллар башында), 3 су тегермәне эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Иваново волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.

Хәзер Поповка авыл җирлеге составына керә.

1920 еллардан рәсми чыганакларда 2 торак пункт: Югары Фоминка һәм Түбән Фоминка (1959 елның 18 ноябрендә авыллар исемлегеннән сызыла).

Хуҗалык итү рәвеше

1929 – 1930 елларда авылда Сталин исемендәге колхоз “Луч”, “Большевик”, “Светлый путь”, колхозлары оеша, 1950 елда Сталин исемендәге колхозга берләштерелә. 1957 елда авыл “Кандыз” совхозы бүлекчәсе була.

1988 елда “Фоминовка” совхозы оештырыла. 1996 елда “Фоминовка” җаваплылыгы чикләнгән ширкәт, сонрак “Фоминовка” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, крәстиян фермерлык хуҗалыгы була.

Халкы күбесенчә крәстиян фермерлык хуҗалыгында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елларга кадәр авылда башлангыч мәктәп, 1930 елда җидееллык, 1958 елда – сигезьеллык, 1988 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә (1988 елда яңа бина төзелә).

Авылда мәдәният йорты (1970 еллар башында, 2016 елда яңа бина төзелә), китапханә (1940 еллардан), фельдшер-акушерлык пункты бар (1950 еллардан мәктәп бинасында).

Мәдәният йорты каршында “Девчата” фольклор коллективы (1986 елдан, оештыручы – В.И.Лихачёв) һәм “Радуга” балалар фольклор түгәрәге эшли (2011 елдан, оештыручы – Т.И.Тихомиров).

Авылдан 5 км ераклыкта төзекләндерелгән “Лукинка” чишмәсе бар.

Авыл янында Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве тарихи-мәдәни мирас истәлеге саклана (1821 елда, классицизм стилендә, эшләми).

Халык саны

1859 елда – 725,
1897 елда – 1129,
1920 елда – 1284,
1926 елда – 530,
1938 елда – 473,
1949 елда – 387,
1970 елда – 621,
1979 елда – 411,
1989 елда – 272,
2002 елда – 297,
2010 елда – 240,
2015 елда – 236 кеше (руслар).