Биографиясе

1939 елның 5 апрелендә Казан шәһәрендә туган.

1962 елда Казан медицина институтын (хәзер Казан медицина университеты) тәмамлый. 1964 елдан шунда ук эшли, 1981 елдан хезмәт һәм һөнәри авырулар кафедрасы мөдире, 1984 елдан проректор, 1989–2009 елларда ректор.

Н.Әмиров җитәкчелегендә медиөина институты күп профильле һәм күпкырлы белем бирә торган югары уку йорты итеп үзгәртелә, 1994 елда университет статусы ала. Яңа факультетлар (социаль хезмәт, менеджмент һәм югары белемле шәфкать туташлары), фармация һәм шәфкать туташлары белгечлеге буенча читтән торып уку формасы кертелә.

Н.Әмиров Бөтенроссия гигиена белгечләре җәмгыяте, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе әгъзасы, «Медицина труда», «Казанский медицинский журнал», «Научные новости», «Неврологический вестник» журналлары коллегияләре мөхәррире.

Фәнни эшчәнлеге

В.П.Камчатнов шәкерте.

Тикшеренүләре караңгы урыннарда эшләүчеләрнең нерв системасы һәм психоэмоциональ халәте күрсәткечләрен өйрәнүгә, канцероген һәм мутаген матдәләр тәэсире куркынычын бәяләүгә, автотранспорт йөртүчеләрнең организмы картаюга сәнәгать факторларының тәэсиренә карый.

Бүләкләре

Сәламәтлекнең скрининг резервына һәм кече яшьтәге балаларны комплекслы сәламәтләндерү системасында «Винибис» препаратын куллануны фәнни дәлилләүгә багышланган хезмәте өчен Татарстан Республикасының Дәүләт бүләгенә лаек була (1999).

Хезмәтләре

Одночисловая гигиеническая оценка производственных факторов малой и средней интенсивности при их комплексном воздействии // Гигиена труда и профзаболеваний. 1984. №2.

Производственная вертеброневрология. Казань, 1993 (автордаш).

Факторы производства и репродуктивно-демографический процесс. Казань, 1994 (автордаш).

Заболеваемость женщин, работающих на канцерогенных предприятиях // International journal on immunorehabilition. 1998. №8.

Әдәбият

Член-корреспондент РАМН, профессор Наиль Хабибуллович Амиров // Казанский медицинский журнал. 1999. №2.