Эчтәлек

Авылга XVII йөздә Борис Баситов җитәкчелегендәге чукынмаган чуашлар нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Борисово исеме белән мәгълүм.

1861 елга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге ясаклы чуашлар). Бу чорда халыкның төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, балта эше.

1898 елда авылда земство мәктәбе, соңрак – Халык мәгарифе министрлыгы мәктәбе була (25 бала укый).

XX йөз башында 2 вак-төяк кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1488,6 дисәтинә тәшкил итә.

Рус Студенец авылының Успение чиркәве мәхәлләсенә карый.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Түбән Әлки волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1944 елның 19 февраленнән – Юхмачы, 1956 елның 7 декабреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Борискино авыл җирелеге үзәге.

1931 елда авылда “Искра” колхозы оештырыла (беренче рәисе – В.П.Воронцов), 1957 елда “Энергетик” совхозы составында. 1966 елдан авылда “Мир” совхозының үзәк утары урнаша. 2002–2004 елларда “Мир” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1937 елда авылда башлангыч мәктәп җидееллык мәктәпкә әйләндерелә, 1982 елдан – урта мәктәп (яңа бина төзелә).

Авылда балалар бакчасы (1988 елдан), мәдәният йорты (2000 елдан “Салкус” фольклор ансамбле эшли, оештыручысы – А.Н.Дмитриева), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, Иисус Христос туган көн гыйбадәт йорты (1995 елдан).

Авыл янында археология истәлекләре бар: Борискино курганы, 1 нче һәм 2 нче торулыклар (бронза гасырның буралы курган культурасы), 1 нче һәм 2 нче Борискино авыллыклары (монгол яуларына кадәрге Болгар чоры).

Халык саны

1782 елда – 98 ир заты;
1859 елда – 530,
1897 елда – 966,
1908 елда – 1154,
1920 елда – 1120,
1926 елда – 813,
1938 елда – 692,
1949 елда – 518,
1958 елда – 695,
1970 елда – 826,
1979 елда – 708,
1989 елда – 552,
 2002 елда – 493,
2010 елда – 431,
2015 елда – 505 кеше (чуашлар).