- РУС
- ТАТ
Әрем. Татарстанның Әгерҗе районындагы поселок. Әгерҗе шәһәреннән 43 км көньяк-көнбатыштарак, Бәркләт елгасының югары агымы буенда урнашкан
1921 елда Кучуково авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.
Оешкан көненнән – ТАССРның Алабуга, 1921 елның декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан Алабуга кантонында.
1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.
Хәзер Яңа Бәзәкә авыл җирлеге составына керә.
Поселокта оештырылган колхоз 1950 елда Ленин исемендәге колхоз составына керә, ул Варкләд, Вольный Труд, Яңа Никольский, Яңа Бәзәкә, Иске Никольский, Яңавыл торак пунктларын берләштерә.
Халкы күбесенчә “Ак Барс–Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.
1926 елда – 99,
1939 елда – 138,
1958 елда – 105,
1970 елда – 83,
1989 елда – 55,
2002 елда – 49,
2010 елда – 51,
2015 елда – 40 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.