Тарихы

XVI йөздә нигез салына. 1646 елдан татар алпавытлары Яушевлар биләмәсе буларак мәгълүм.

1861 елга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре, асаба-башкортлар һәм типтәрләр катлавына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук сәүдә эше, сумала кайнату, чыпта сугу, киез-киез итек басу, күн эшкәртү, кәсепчелеге тарала.

1855 елгы мәгълүматлар буенча, авылда 1840 елда мәктәп ачыла.

XX йөз башында авылда 3 мәчет, 2 мәдрәсә (шуларның берсе 1790 елдан мәгълүм), земство рус-татар мәктәбе (1910 еллар), 12 су һәм җил тегермәне була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 864,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Көчек волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Көчек авыл җирлеге үзәге.

1919–1930 елларда территориясе “Яңа Көчек” дип атала, ә Югары Көчек “Чулпан” дип йөртелә. 1950 елда авыллар Түбән Көчек итеп берләштерелә.

Хуҗалык итү рәвеше

1938 елда “Красный Маяк” колхозы оештырыла. 1969 елда аның составына “Ильичёвка” колхозы (Варкләд-Бодья авылы) кертеп, “Родина” колхозы оештырыла, 1994–2002 елларда “Иркен” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, терлекчелек, яшелчә үстерү белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1929 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1932 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1977 елда урта мәктәп (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә. 1990 елга кадәр – мәктәптә Варкләд- Бодья, Варкләд (Әрем), Наҗар, Чишмә, Бәзәкә, Рус Шаршадысы, 2007 елдан Татар Шаршадысы, Сәхрә авыллары балалары укый.

Авылда балалар бакчасы, клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1990 елдан) бар.

Авыл территориясендә бай крәстиян Х.Саттаровның ике катлы йорты – XX йөз башы архитектура истәлеге һәм 1890 елларда төзелгән мәчет бинасы сакланган.

Күренекле кешеләре

М.А.Аскалиева (1940 елда туган) – “Почет билгесе”, Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры, Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XXVII съезды делегаты;

Х.М.Закиров (1942 елда туган) – язучы, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, “Арчалылар Бөек Ватан сугышында” китабы авторы;

Р.Ф.Сәетов (1952–2002) – административ-хуҗалык эшлеклесе, Әгерҗе муниципаль районы башлыгы (2000–2002 елларда).

Ф.Н.Хәкимова (1948 елда туган) – журналист, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы.

Халык саны

1859 елда – 1063,
1920 елда – 1594,
1926 елда – 1387,
1938 елда – 1138,
1958 елда – 864,
1970 елда – 915,
1989 елда – 769,
2002 елда – 663,
2015 елда – 685 кеше (татарлар).