Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1920 елларда нигез салына.

Нигез салынган көннән ТАССРның Буа кантоны Иске Шәйморза волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа районында.

Хәзер Яңа Тинчәле авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә

Мәдәният

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

2000 елдан клуб каршында «Яшьлек» фольклор ансамбле эшли (җитәкчесе – Җ.Г.Халиуллова).

Халык саны

1926 елда – 624,
1938 елда – 722,
1949 елда – 318,
1958 елда – 449,
1970 елда – 540,
1979 елда – 555,
1989 елда – 167,
2002 елда – 111,
2010 елда – 72,
2015 елда – 45 кеше (татарлар).