Керәшен татарлар өчен чыгарылган беренче вакытлы басма.

Чыгу урыны һәм вакыты

1915 елның февраленнән 1917 елның декабренә кадәр Вятка шәһәрендә татар телендә кириллицада нәшер ителә, якынча 40 саны чыга.

Вятка губернасының губернаторы А.Г.Чернявский күрсәтмәсе белән керәшен татарларны Беренче бөтендөнья сугышы фронтларындагы хәрби хәрәкәтләр барышы белән таныштыру максатыннан оештырыла.

Удмурт («Войнаысь ивор») һәм мари («Война увер») телләрендә дә басыла.

 Оештыручысы һәм мөхәррире — Вятка әҗнәби миссионер курслары җитәкчесе, Казан руханилар академиясен тәмамлаган П.П.Глезденёв.

1915 елның ахырында губерна земствосы газетаны финанслауны туктата һәм Глезденёв аны үз акчасына чыгара башлый.

1917 елда земство газетага акча бирүне яңарта.

«Сугыш хәбәрләре» белән Д.Григорьев, Р.Давлей, Н.Егоров, Р.Лопухин, Г.Романов, В.Соловьёв хезмәттәшлек итә.

Газета керәшен «Дус» газетасы редакциясе белән тыгыз аралашып эшли.

Юнәлеше

Төп игътибар фронтлардагы Россия һәм союздаш гаскәрләрнең уңышларына бирелә, «Җиңгәнчегә кадәр сугыш» лозунгына таяна.

Рус армиясенең уңышсызлыклары, массакүләм дезертирлык, солдатларның приказларга буйсынмавы һәм дошман белән дуслашу, нигездә, большевикларның җимерү эшчәнлеге белән аңлатыла.

Глезденёв газетаны миссионерлык идеяләрен, «Дин, патша һәм Ватан өчен!» лозунгын пропагандалау өчен файдалана.

1916 елдан «Сугыш хәбәрләре» битләрендә җирле әҗнәби халыклар тормышы, кооперация турындагы материаллар, санитария һәм авыл хуҗалыгын алып бару буенча киңәшләр бастырыла.

Газета Февраль революциясен хуплый, Россиянең конституцион-республика юлы белән үсешенә юнәлтелгән демократик үзгәрешләрне яклый, Вакытлы хөкүмәт, Эшче һәм солдат депутатлары советы эшчәнлеген даими яктыртып бара. Сайлау системасын демократияләштерү һәм җирле үзидарә органнарының, беренче чиратта өяз земстволарының, вәкаләтләрен киңәйтү тәфсилләп анализлана.

Газета Учредительләр җыены сайлау алды компаниясендә актив катнаша, Вятка губернасының сәяси оешмалары кандидатлары белән таныштыра. Аның битләрендә Идел буеның аз санлы халыклары вәкилләренең съездлары эше киң яктыртыла (Казан, 1917 ел, май, август).

1917 елның 1 сентябрендәге санында Россияне федератив демократик республика итеп үзгәртергә тәкъдим иткән август съездының 4 эшче комиссиясе карарлары басыла.

Редакция тарафыннан керәшен һәм татар-мөселманнарның этник тарихындагы аермалар турындагы фикер хуплана.

Вятка губерна Советларының өлкәдә совет хөкүмәте рәсми төстә игълан ителгән 1 съездыннан соң (1918 елның 5–8 гыйнвары) газетаның исеме «Хәбәр йөртүче» дип үзгәртелә. Ул консерватив-монархик юнәлештән самодержавиене бәреп төшерүне хуплауга кадәр, совет хакимиятенә лояльлек белән тәмамланган эволюция ясый.

Әдәбият

Григорьев А.Н. Кряшенский вопрос в Татарии и его разрешение Советской властью: Дис. ... М., 1945;

Насыров Т.М. Репрессии против небольшевистской татарской прессы в 1917–1919 годах // Отеч. история. 2000. № 4;

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905–1925. Казан, 1926;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Т.М.Насыйров