Тарихы

1780 елда Вятка губернасы Сарапул волостеның Малая Бодья һәм Малая Пурга авылыннан күченүче удмуртлар тарафыннан нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1887 елдагы мәгълүматларга караганда, авылда су тегермәне була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 884 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Кучуково волостенда.

1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан Алабуга кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Кучуково авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Красная Бодья”колхозы оештырыла, соңрак “Ильичёвка” итеп үзгәртелә, 1969 елда “Красный Маяк” колхозы (Кучуково авылы) составына кереп,”Родина” колхозын оештыра.

1992 елда авыл мөстәкыйль “Родник” колхозы булып аерылып чыга, 2005 елдан “Ак Барс (Ак Барс – Әгерҗе) холдинг компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең “Варкләд-Бодья” бүлеге, 2016 елдан “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

2009 елда дуңгызчылык комплексы төзелә.

Халкы күбесенчә “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, үсемлекчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда балалар бакчасы, башлангыч мәктәп (1967 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, күп функцияле мәдәният үзәге бар (2012 елда төзелә).

Мәдәният үзәге каршында 2013 елда “Инвис” (“Илһам”) фольклор коллективы оештырыла.

Халык саны

1859 елда – 146,
1887 елда – 237,
1920 елда – 343,
1926 елда – 421,
1938 елда – 484,
1958 елда – 443,
1970 елда – 494,
1989 елда – 367,
2002 елда – 375,
2010 елда – 374,
2015 елда – 371 кеше (удмуртлар).