Биографиясе

1939 елның 18 марты, Красноярск краеның Удерей районы Мотыгино авылы — 2011 елның 7 мае, Иркутск шәһәре.

Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң (1963), Иркутск политехник институтында эшли.

1978 елдан Байкал икътисад һәм хокук университетында: информатика һәм кибернетика кафедрасы мөдире (2000 елга кадәр), декан (1990–2001), кафедрасы профессоры (2001 елдан).

Хезмәтләре стохастик системалар һәм процессларны имитацияләү, ихтималлыклар теориясендә җитештерүче функцияләр алымын эшләү мәсьәләләренә карый.

Уйлап табуга 19 авторлык таныклыгы бар.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Имитация случайных процессоветлар Иркутск, 1983; 

Производящие функции в теории вероятностей. Новосиб., 1999; 

Вероятности и статистики. Иркутск, 2006 (автордаш).