- РУС
- ТАТ
тел галиме, филология фәннәре докторы (1978 ел), профессор (1985 ел), ТР ФАнең мөхбир әгъзасы (1992 ел), ТАССР, РФнең атказанган фән эшлеклесе (1989, 1996 еллар)
1930 елның 1 августы, БАССРның Салават районы Нәсибаш авылы – 2016 елның 28 феврале, Казан.
1954–1956 елларда БАССРның Салават районы мәктәпләрендә эшли.
1957–1959 елларда Татарстан китап нәшриятында мөхәррир.
1962 елдан СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында (1996 елдан ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты), 1991–2004 елларда лексикология һәм лексикография бүлеге мөдире.
Бер үк вакытта Казан университетында, Казан һәм Чаллы педагогика институтларында укыта.
Хезмәтләре төрки телләр типологиясенә, татар теле грамматикасы, сүз ясалышы һәм лексикографиясенә карый.
Ф.Ә.Ганиев «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н (1-3 т., 1977-81; 2005), татарча-төрекчә, төрекчә-татарча, русча-татарча, татарча-русча сүзлекләрне, икътисад һәм мәдәният хезмәткәрләре өчен егермедән артык сүзлекчәне төзүчеләрнең, «Татар грамматикасы» (1-3 т., 1992-93; ТРның Дәүләт бүләге, 1994) авторларының һәм фәнни мөхәррирләренең берсе.
Медальләр белән бүләкләнә.
Татар теленең орфография сүзлеге. Казан, 2002;
Суффиксальное словообразование в современном татарском литературном языке. Казань, 1974;
Образование сложных слов в татарском языке. М., 1982;
Конверсия в современном татарском литературном языке. Казань, 1985;
Способы действия глаголов в татарском языке. Казань, 2003;
Функциональное словообразование в современном татарском языке. Чебоксары, 2009.
Әхмәтҗанов М. Фәнгә багышланган гомер // Мирас. 2000. № 9;
Член-корреспондент Фуат Ашрафович Ганиев. Казань, 2005;
Professor Fuat Ashrafovich Ganiev // Living science. England, 2003.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.