Тарихы

XVIII йөз башында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Иске Мадык исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук камыт ясау, урман эше кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда миссионерлык мәктәбе, тегермән була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 180,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Бима волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Бима авыл җирлеге составына керә

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Киров исемендәге колхоз оештырыла. 1950 елда “Мариец” колхозы составына керә (Бима авылы), 1989 елдан “Новая жизнь” колхозы составында, 1995 елдан “Пелемеш” күмәк предприятиесе.

Авылда чиркәү, фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Халык саны

1811 елда – 39 ир-ат;
1834 елда – 133,
1859 елда – 217,
1887 елда – 330,
1905 елда – 379,
1920 елда – 326 (Яңа Мадык авылы белән бергә),
1926 елда – 274,
1938 елда – 327,
1949 елда – 258,
1958 елда – 249,
1970 елда – 226,
1989 елда – 112,
2002 елда – 90,
2010 елда – 68,
2015 елда – 63 кеше (марилар).