Тарихы

Авыл 1680 елдан мәгълүм.

1920 елларга кадәр Пьяный Бор исемендә. Революциягә кадәрге чыганакларда Тихоновский исеме белән дә билгеле. Әгерҗе районы территориясендәге иң борынгы рус авылы.

1860 елларга кадәр халкы удел (1797 елга кадәр сарай) крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачылык, сәүдә эше, аучылык, балыкчылык, урман эше, тимерчелек һәм йон-тукыма ману, көнлекчелек кәсепчелеге тарала.

1887 елгы мәгълүматлар буенча, авылда волость идарәсе урнаша, чиркәү, ир балалар өчен чиркәү-приход мәктәбе (бер сыйныфлы, соңрак дүрт һәм биш сыйныфлы), кыз балалар өчен земство мәктәбе, ашлык пристане, пароходчылык конторасы, базар, ярминкә (елга өч тапкыр) эшли.

Бу чорда ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 3464 дисәтинә тәшкил итә.

1888 елда – авылда беренчел дәвалау амбулаториясе, 1907 елда – терапия бүлеге, 1894 елда – җәмәгать китапханәсе (хәйрия акчасына), 1900 елда башлангыч мәктәп өчен укытучылар әзерләү буенча ике сыйныфлы мәктәп ачыла.

1901 елда авылда узып барышлый, хатыны – СССР халык артисты Л.Книппер-Чехова белән А.П.Чехов була.

1896 һәм 1914 елларда авыл янгын вакытында янып юкка чыга.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Пьянобор волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Красный Бор авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Прикамец” колхозы оештырыла. 1968 елда “Пригорный” (Зуево авылы) һәм “Активист” (Күләгәш, Байтуган, Ожбуй авыллары) колхозлары белән берләштерелә. 1988 елда аның составыннан чыга.

Авылда май заводы (1978 елдан), заманча бәрәңге саклау урыны (2009 елдан) бар.

Халкы күбесенчә “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1929 елда чиркәү ябыла, аның бинасында китапханә урнаша. 1930 елда дүрт сыйныфлы мәктәп ачыла, 1931 елда – җидееллык, 1935 елда урта мәктәп (1972 елда ике катлы бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы, мәдәният йорты, 2 китапханә, аптека, балалар приюты (2007 елдан), мәчет, чиркәү (төзелеш бара) бар.

Авылда пароходчылык конторасы – XIX йөз ахыры – XX йөз башы архитектура истәлеге сакланган.

Монда Гражданнар сугышында катнашучыларга һәйкәл, Идел хәрби флотилиясе комиссары Н.Маркинга һәйкәл куелган.

Авыл тирәсендә безнең эраның I–III йөзләренә караган археология авыллыгы һәм борынгы кешеләр зираты (Муново һәм Югары Малиновка шәһәрлекләре табыла. Бу чорга караган археология табылдыклары тарих фәнендә “Пьянобор культурасы” дип атала. Бу термин 1880 елда Казан университеты каршында Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә П.П.Пасынков тарафыннан Пьяный Бор авылында җыелган борынгы әйберләр коллекциясе тапшырылганнан соң, 1901 елда Император археология комиссиясе хезмәткәре А.Спицын тарафыннан кертелә.

Хирург, акушер-гинеколог, ТАССРның атказанган табибе И.В.Маненокның (1898–1985) тормышы һәм эшчәнлеге Красный Бор авылы белән бәйле, аның хөрмәтенә хастаханә бинасына мемориаль такта куелган.

Күренекле кешеләре

А.М.Кибардин (1948–2001) – бораулаучы, Социалистик Хезмәт Герое, РСФСРның атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, РФ Ягулык һәм энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре, ТАССРның атказанган нефтьчесе.

Халык саны

1859 елда – 2039,
1877 елда – 1917,
1887 елда – 1917,
1905 елда – 2180,
1920 елда – 2582,
1926 елда – 2057,
1938 елда – 2208,
1949 елда – 1926,
1958 елда – 2254,
1970 елда – 1702,
1989 елда – 1588,
2002 елда – 1601,
2010 елда – 1443,
2015 елда – 1487 кеше (руслар).