Биографиясе

1903 елның 25 октябере, хәзерге Башкортстан Республикасының Туймазы районыны Иске Кандыр авылы – 1975 елның 5 апреле, шунда ук, Бүздәк поселогы.

Туймазы кулланучылар җәмгыятенең әзерләүләр конторасында эшли.

1941 елның декабреннән Кызыл Армиядә.

1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 60 нчы гвардия кавалерия полкында (16 нчы кавалерия дивизиясе, 61 нче армиянең 7 нче кавалерия корпусы) станлы пулемёт төзәүчесе.

Көньяк-Көнбатыш, Брянск, Үзәк, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия, 1 нче һәм 3 нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында Мәскәүне саклауда (1941–1942 еллар), Белёвтан көньяктарак һәм көньяк-көнбатыштарак барган сугышларда (1942–1943 еллар), Чернигов-Припять, Гомель-Речица (икесе дә – 1943 елда), Калинковичи-Мозырь, Белоруссия, Рига (барысы да – 1944 елда), Варшава-Познань, Көнчыгыш Померанье һәм Берлин (барысы да – 1945 елда) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1943 елда Нивки авылы янында (Белоруссия ССР, Гомель өлкәсе Брагин районы) Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: полкта беренче булып елганы кичә. Полк подразделениеләренең елганы кичүен тәэмин итә.

Сугыштан соң Бүздәк районы кулланучылар җәмгыятенең әзерләүләр конторасында эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Славные сыны Башкирии. Уфа, 1966. Кн. 2.

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;

Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1.

Автор – М.З.Хәбибуллин.