Тарихы

Авылга XVIII йөз ахырында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Гулёнка исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә, алпавыт Сумароков карамагында була. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе, су тегермәне эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1345 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Сумароково волосте составына керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Подгорный авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1939 елда авылда Молотов исемендәге колхоз оештырыла, 1957 елда – берләштерелгән “Сокольский” совхозы, 1981 елда “Пугачёвский” совхозы составына керә.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге, кошчылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда күп функцияле үзәк, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1859 елда – 609,
1889 елда – 800,
1897 елда – 805,
1910 елда – 805,
1920 елда – 821,
1926 елда – 874,
1938 елда – 425,
1949 елда – 379,
1958 елда – 297,
1970 елда – 206,
1979 елда – 202,
1989 елда – 399,
2002 елда – 677,
2010 елда – 718,
2015 елда – 598 кеше (руслар – 51%, татарлар – 34%).