Биографиясе

1966 елның 2 октябрендә Аксубай районы Аксубай авылында туган.

1987 елда Казан театр училищесен (М.Х.Сәлимҗанов курсы) тәмамлый һәм Татар академия театры труппасына кабул ителә.

2007–2009 елларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратында: мәдәният, спорт һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы, бер үк вакытта, 2008–2010 елларда, Казан мәдәният һәм сәнгать университетының кино һәм видео иҗаты кафедрасы мөдире.

2015–2016 елларда Казан Зур драма театрында.

Читтән торып Казан университетының татар филологиясе (1999) һәм юридик (2008) факультетларын тәмамлый.

Иҗаты

Беренче ролен – Т.Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз» пьесасы буенча куелган спектакльдә Тукай ролен – Театр училищесенең 3 курсында укыган вакытта башкара.

Матур буй-сынлы, мөлаем, җырга оста актер; иҗат эшчәнлегенең башлангыч чорында (беренче унъеллыгында), башлыча, мәхәббәт геройлары рольләрен башкара: Таһир («Таһир-Зөһрә», Ф.Бурнаш), Хәлил («Галиябану», М.Фәйзи), Булат («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Алчын («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт), Акъегет («Ай тотылган төндә», М.Кәрим); аларның һәркайсын индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып гәүдәләндерә.

Үз-үзенә ышанган, бераз әрсезрәк, көләч йөзле Җаграп («Гөргөри кияүләре», Т.Миңнуллин), Альфред («Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре», М.Гыйләҗев) кебек характерлы рольләрдә образларның чын асылын ачып бирергә омтыла.

Югары зәвык белән башкарган Тибальт («Ромео һәм Джульетта», У.Шекспир), Норадын («Идегәй», Ю.Сафиуллин) рольләрендә истә калырлык тышкы сурәт аша характерның күпкырлылыгын җиткерә.

Көчле трагизм белән сугарылган Рәхимҗан («Эзләдем, бәгърем, сине», Т.Миңнуллин) образын иҗат итә: инвалидлар арбасында утырса да, нык ихтыяр көченә ия булган, рухи байлыгын җуймаган кешенең катлаулы, драматик киеренке эчке дөньясын яктырта.

Шулай ук Габдерәшит («Асылъяр», М.Фәйзи), Мостафа («Зөләйха», Г.Исхакый), Азат («Шәҗәрә», Т.Миңнуллин), Рәшит, Зыятдин («Килә ява, килә ява» һәм «Ява карлар, ява карлар», «Телсез күке», З.Хәким), Карл Моор («Юлбасарлар», Ф.Шиллер), Флориндо («Ике хуҗаның хезмәтчесе», К.Гольдони), Рокко («Гаугалы гаилә», Э.де Филиппо), Рабачёв («Җимерелгән бәхет», А.Н.Островский) рольләрен дә уңышлы башкара.

Бер үк вакытта, 2000 елдан, Казан кинохроника студиясендә кино режиссурасы белән шөгыльләнә, «Упкын» (2001, РФ Эчке эшләр министрлыгының 200 еллыгына багышланган конкурста «Көмеш Георгий» призы), «Зөләйха» (2005, Берлинда узган кино фестивалендә тамашачы күңелен яулаган өчен приз), «Дилемма» (2007, Өченче Халыкара «Алтын мөнбәр» мөселман киносы фестивалендә тамашачы күңелен яулаган өчен приз), «Бөркетләр» (2009) нәфис фильмнарын, шулай ук «Әни бәйрәме» (2005) һәм «Шүрәле» (2008) анимацион фильмнарын төшерә.

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2009).

Әдәбият

Илялова И. Г.Камал театры артистлары = Артисты театра им. Г.Камала. Казань, 2005.

Народные артисты: очерки. Казань, 2011.

Авторы – И.И.Илялова