Тарихы

XVIII йөздән мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы удел крәстияннәре (1797 елга кадәр – сарай) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук такта яру кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә була. Авыл җәмәгатенең имана җире 645,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Үби волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Алёшкин-Саплык авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Кызыл Байрак” колхозы оештырыла (беренче рәисе –А.Аббазов), 1951 елда “Ударник” колхозы белән берләштерелә, 1959 елда Калинин исемендәге колхоз (Алёшкин Саплык авылы) составында.

1993 елдан – Калинин исемендәге крәстиян хуҗалыклары ассоциациясенә, 2008–2013 елларда “Алёшкино” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Колос” агрофирмасы филиалы, аннары “Корм Дрожжановский” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте) составына керә, 2015 елдан “П.В.Дементьев исемендәге агрофирма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә “П.В.Дементьев исемендәге агрофирма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәчет бар (2014 елдан).

Халык саны

1859 елда – 301,
1897 елда – 352,
1913 елда – 396,
1920 елда – 419,
1926 елда – 420,
1938 елда – 379,
1949 елда – 318,
1958 елда – 216,
1970 елда – 431,
1979 елда – 427,
1989 елда – 120,
2002 елда – 98,
2010 елда – 92,
2018 елда – 100 кеше (татарлар).