Эчтәлек

Биографиясе

1937 елның 1 апреле, Сталинград өлкәсенең Енотаевка районы Енотаевка авылы — 2004 елның 18 июне, Казан.

Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый (1982).

Хезмәт эшчәнлеген 1956 елда Казан резина-техник эшләнмәләр заводында металл үрүче буларак башлый.

1957–1959, 1966–2004 елларда (бүленеп) «Теплоконтроль» АҖдә эшли, цех башлыгы урынбасары, цех, производство башлыгы, генераль директор (1981–2004).

1959–1966 елларда комсомол эшендә: ВЛКСМның Идел буе райкомы инструкторы. Татарстан өлкә комитетында оештыру бүлеге мөдире урынбасары, мөдире.

Кулагин җитәкчелегендә предприятиедә реконструкция һәм яңа техник җиһазлау уздырыла, прогрессив технологияләр гамәлгә кертелә, яңа төр продукция җитештерелә башлый, элек эшләп чыгарыла торган продукция камилләштерелә. Хезмәткәрләрнең хезмәт һәм көнкүреш шартларын яхшыртуга зур игътибар бирә (күп фатирлы торак йортлар, 200 дан артык коттедж, йөзү бассейны, ашханә һ.б. төзелә).

1989–1991 елларда Кулагин СССР халык депутаты.

Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, 4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.