Эчтәлек

Казан университетында 1944 елда Е.К.Завойский тарафыннан электрон парамагнит резонансы (ЭПР) күренеше ачылу нигезендә формалаша. Шул вакыттан башлап Казан физикларының фәнни программаларында магнит резонансы өлкәсендәге тикшеренүләр әйдәп баручы урынны ала.

Мәктәпнең формалашуына 1945 елда СССР ФА Казан филиалының Физика-техника институты төзелү (физика секторы мөдире — Е.К.Завойский, 1947 елдан — ул Мәскәүгә күчеп киткәннән соң — Б.М.Козырев), 1957 елда Казан университетының физика факультетында С.А.Альтшулер­ның квант электроникасының перспективалы эшче матдәләрен эзләү өчен магнит радио­спектроскопиясе лабораториясе ачуы һәм 1963 елда квант электроникасы һәм радиоспектроскопия кафедрасы (мөдире — Максут М. Зарипов) ачылу ярдәм итә.

Казан университеты магнит радиоспектроскопиясе өлкәсендә белгечләр әзерләү буенча СССРдагы төп үзәккә әверелә.

Казан радиоспектроскопия фәнии мәктәбе формалашуга С.А.Альтшулерның шәһәр магнит семинары һәм «Пара­маг­нит резонансы» («Парамагнитный резонанс») җыентыгының даими чыгарылышы (1–25 чыгарылыш 1960–1992: 1960–1983 елларда — С.А.Альтшулер, 1983 елдан Б.И.Кочелаев редакциясендә) зур йогынты ясый.

ЭПР үсешендә С.А.Альтшулер һәм Б.М.Козыревның «Электрон парамагнит резонансы» («Элек­трон­ный парамагнитный резонанс», М., 1961) монографиясе мөһим роль уйный, физиканың бу өлкәсендә ул хезмәт беренчеләрдән була һәм соңыннан өстәмәләр белән кабат бастырып чыгарыла.

Казанда ЭПРның күп кенә махсус методикалары үсеш ала, магнит резонансының кулланылыш өлкәсен күпкә киңәйтә торган җайланмалар төзелә. Алар арасында :

  • СССРда беренче төш спины кайтавазы сигналларын өйрәнү җайланмасы (В.Д.Корепанов, Р.А.Даутов, В.М.Фадеев, 1959),
  • икеләтелгән электрон-төш резонансы спектрометры (Ю.Е.Польский һ.б., 1969),
  • ЭПРның лазерлы поляриметрик спектрометры һәм ионнарның ЭПР спектрларын ярсынган халәтләрендә җылылык импульслары ярдәмендә теркәү методикасы (А.А.Антипин һ.б., 1981),
  • ЭПРны оптик детекторлау җайланмасы (М.Л.Фалин, К.И.Герасимов, 1998).

Төш-магнит һәм төшквадруполь резонансларны (ТМР, ТКР) өйрәнү өчен берничә милликельвин төгәллеккә кадәрле уникаль җайланма (М.А.Теплов, А.Г.Володин, М.С.Таһиров, А.В.Егоров, О.Н.Бахарев), магнит кыры градиенты 500 Тл/м га кадәр булган импульслы уникаль ТМР спектрометры (Г.Г.Пименов, В.Д.Скирда һ.б.) конструкцияләнә һәм эшләнә, соңгысының аналоглары соңрак төрле фәнни һәм укыту учреждениеләре өчен дә төзелә.

ЭПР алымнарын ешлык, фәза һәм вакыт буенча куллану өлкәләре киңәя. Субмиллиметрлар диапазонындагы (65 тән 535 ГГц ка кадәр) ешлык буенча көйләнә торган уникаль ЭПР спектрометр (В.Ф.Тарасов һ.б., 1991) һәм тиз уза торган процессларны өйрәнү өчен 80 нс вакыт аралыгын билгеләргә сәләтле ЭПР-спектрометр (2002) төзелә.

ЭПР-томография юлы белән беренче тапкыр үткәрүчән объектлардагы скан-катламның сурәте алына (К.М.Салихов һ.б.). Диагноз кую өчен магнит-резонанслы томографлар эшләнә (беренчеләре 1997 елда Казан һәм 2002 дә Чаллы хастаханәләрендә урнаштырыла).

Казан радиоспектроскопия фәнии мәктәбе галимнәре тарафыннан түбәндәге юнәлешләрдә фундаменталь нәтиҗәләр алына:

Казан галимнәренең радиоспектроскопия өлкәсендәге тикшеренүләре фәндә яңа юнәлешләр барлыкка килүгә һәм инде билгеле булган тамырдаш юнәлешләрнең: акустик парамагнит резонансы, фотоннар кайтавазы, Мессбауэр спектроскопиясенең уңышлы үсүенә ярдәм итә. Соңгысында Мессбауэр спектрларының үтә нечкә структурасын өйрәнү нигезендә, магнитлы кушылмаларның Кюри температурасында фаза күчеше үзенчәлекләре тикшерелә, катлаулы ферромагнитик кушылмаларның магнит микроструктурасы тәҗрибәдә һәм теоретик яктан өйрәнелә (Ш.Ш.Башкиров, Э.К.Садыйков). Ш.Ш.Башкиров, А.Б.Либерман, В.И.Синявскийның «Ферритларның магнит микроструктурасы» («Магнитная микроструктура ферритов», 1978) монографиясе бастырып чыгарыла. Татарстандагы нефть ятмаларының коллектор-токымнары тикшерелә (Р.А.Маннапов).

Казанда магнит резонансы һәм тамырдаш күренешләрне өйрәнү һәм куллану өлкәсендәге соңгы казанышларга багышланган халыкара һәм бөтенроссия конференцияләре, шулай ук яшь галимнәр укулары даими рәвештә үткәрелә: «Структур тикшеренүләрдә ТМРның яңа казанышлары» (1990 нан), «Магнит резонансының хәзерге заман казанышлары» һәм «Магнит резонансы һәм аны куллануның актуаль мәсьәләләре» (1991 дән), «Магнит-резонанслы томография һәм спектроскопия; фундаменталь тикшеренүләр, медицинада һәм биологиядә кулланылышы» (2001 дән), «Молекуляр системаларның структурасы һәм динамикасы» (1994 тән).

ЭПР ачылуның 25, 50, 60 еллыклары уңаеннан юбилей конференцияләре фән дөньясында иң зур вакыйгаларга әверелә. 1990 елдан инглиз телендә халыкара «Applied magnetic resonance» («Магнетик резонансны куллану») журналы нәшер ителә.

ЭПР үсешендә аеруча зур хезмәтләр өчен Завойский Е.К. исемендәге халыкара бүләк (1991) һәм Казанның яшь галимнәре өчен эксперименталь һәм теоретик физикада һәм аны кулланудагы зур казанышлары өчен шул ук исемдәге бүләк (1997) булдырыла.

Россиянең күп кенә танылган галимнәре Казан радиоспектроскопия фәнии мәктәбендә тәрбия алган, шулардан Казанда гына да 60 тан артык галим профессор вазыйфасын башкара (2004). Казан радиоспектроскопия фәнии мәктәбе галимнәренең фәнни кадрлар әзерләү өстендә максатчан эшләве фәнгә сәләтле яшьләр килүне тәэмин итә. 1978 елда Казан университетының физика факультетында эшли башлаган физика һәм математика түгәрәкләре соңрак хезмәткәрләр, аспирант, студентлар, мәктәп укучыларының университетның физика факультеты каршындагы кече физика факультеты рәвешендәге берләшмәсенә әверелә (1980). Берләшмәнең бурычлары булып мәктәп укучыларына физика-математика буенча өстәмә белем бирү, алар арасында һөнәри юнәлеш бирү эше, олимпиадаларга әзерләү тора.

Әдәбият

Парамагнитный резонанс. Казанская школа радиоспектроскопии, 1944–1971 гг. М., 1974;

Радио­спектроскопия конденсированных сред. М., 1990;

Kochelaev B.I. Yablokov Y.V. The Be­gin­ning of Paramagnetic Resonanсe. World Scientific. Singapore-New Jersey–L.–Hong Kong, 1995.               

Авторлар: М.М.Зарипов, Б.И.Кочелаев, К.М.Салихов, Р.Г.Усманов