Эчтәлек

Лаеш районының Рождествено авылы янында урнашкан.

Рождествено комплексы истәлекләре 1948, 1951–1952 елларда – Н.Ф.Калинин, 1956–1958 елларда – В.Ф.Генинг, 1970–1982 елларда П.Н.Старостин һ.б. тарафыннан тикшерелә.

Бронза гасыр, Казан яны, Азелино, Имәнкискә, Болгар һ.б. археологик культураларның торулыкларын һәм каберлекләрен үз эченә ала.

Рождествено комплексы территориясендәге казулар барышында Мишә култыгының төньяк яры буенда В.Ф.Генинг җитәкчелегендәге археологлар төркеме тарафыннан соңгы бронза гасыр каберлекләре, торак калдыклары белән Имәнкискә культурасы торулыгы, тулы киемнәрдә яндырып күмү йоласы сакланган каберлек (каберләрдә янган пыяла һәм таш муенсалар, эрегән бронза пычаклар, кием бизәмәләре һәм өлешләре: асылмалар, тагылмалар һ.б.), шулай ук эчендә органик калдыклар (фаразланганча, боткалы) булган балчык савытлар табыла.

Мишә елгасының уң ярында землянкалар белән болгар торулыкларының калдыклары өйрәнелә.

Культура катламының әйберләр комплексында көнкүреш предметлары, монголларга кадәрге чор болгар культурасы керамикасы билгеләнә. V Рождествено каберлегендә (1970 елда ачыла) 273 кабер ачыла, аларның берсе – соңгы бронза гасырга, 101 е – Азелино археологик культурасына, 171 е болгар (мөселман) культурасына карый.

Азелино культурасына нисбәтле ир-ат каберләрендә (якынча, III–IV йөзләр) – ат сөякләре, сугыш кораллары (кылычлар, сөңге очлыклары, тимер көбәләр, шишәкләр һ.б.), хатын-кыз каберләрендә (аларда да ат калдыклары табыла) бизәнү әйберләре һәм кием детальләре булуы ачыклана.

Кайбер мөселман каберләрендә XIV–XV йөзләргә нисбәтле аерым әйберләр (асма бизәкләр) табыла. XXI йөз башына Рождествено комплексының күпчелек истәлекләре, Куйбышев сусаклагычы сулары белән юылып, тәмам югалуга дучар ителә.

Әдәбият

Шпилевский С.М. Древние города и другие булгаро-татарские памятники в Казанской губернии. Казань, 1877.

Археологические памятники у села Рождествено. Казань, 1962.

Автор – П.Н.Старостин