- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чирмешән районындагы авыл, Үтәмеш елгасы буенда, Чирмешән авылыннан 11 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
Авыл аша төбәк әһәмиятендәге Лениногорск–Чирмешән автомобиль юлы үтә.
1730–1740 елларда мәгълүм (бер фараз буенча, 1575–1600 елларда нигезләнә). 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында 2 мәчет (беренчесе 1876–1877 елларда җирле мулла Г.Вилданов һәм халык акчасына салына, дини архитектура истәлеге; икенчесе 1903 елда төзелә), 2 мәктәп, 2 су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 3743 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Мордва Кармалы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.
Хәзер – Иске Үтәмеш авыл җирлеге үзәге.
1931 елда авылда “Үтәмеш” колхозы оештырыла. 1954 елда “Үтәмеш” (Иске Үтәмеш) һәм “Память Кирова” (Иске Серёжкино авылы) колхозлары Куйбышев исемендәге колхозга (үзәк утары – Иске Үтәмеш авылы) берләштерелә. 1958 елда Куйбышев исемендәге колхоз Сталин исемендәге колхозга (Урманасты Үтәмеш авылы) кушылгач, берләштерелгән Сталин исемендәге колхоз (үзәк утары – Иске Үтәмеш авылы) барлыкка килә.
1960 еллар башында XXII партсъезд исемендәге колхоз була. 1989 елда XXII партсъезд исемендәге колхоз ике мөстәкыйль XXII партсъезд исемендәге (үзәк утары – Иске Үтәмеш авылы) һәм К.Маркс исемендәге (үзәк утары – Урманасты Үтәмеш авылы) хуҗалыкларга бүленә.1994 елда XXII партсъезд исемендәге колхоз “Таң” күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә (2003 елда аңа Югары Чыгтай авылы керә), 2008 елда ябыла.
1960–1993 авылда кирпеч заводы, такта яру урыны; 2009–2019 елларда “Үтәмеш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1925 елда – дүртьеллык, 1930 елда – җидееллык, 1959 елда – сигезьеллык, 1966 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә (1980 елдан яңа бинада). Мәктәп каршында 1989 елдан музей (оештыручысы – Ә.Ш.Әхтәмов) эшли.
Мәдәният йорты (1965 елдан), китапханә (1953 елдан, 1968 елдан мәдәният йорты бинасында), “Чишмәкәй” балалар бакчасы (2005 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2014 елдан мәктәп бинасында), волейбол мәйданчыгы (2017 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршында “Хыял” фольклор (2013 елдан, 2020 елдан халыкныкы, оештыручысы – М.Ә.Галиев), “Дуслык” бию (2003 елдан), “Чишмә” хатын-кызлар вокаль (2003елдан), “Үтәмешем” хор (2006 елдан), “Мизгел” ирләр вокаль (2013 елдан), “Яшьлек” балалар фольклор коллективлары эшли.
Авылда төзекләндерелгән “Мәликә”, “Атау” чишмәләре бар.
Р.Г.Габделхакова (1959 елда туган) – язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы;
К.А.Нәфыйков (1938 елда туган) – нәкышьче, театр рәссамы, график, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Б.Урманче исемендәге бүләк лауреаты, СССР Журналистлар берлеге әгъзасы;
А.Г.Харисов (1944 елда туган) – партия-хуҗалык эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе, КПССның Азнакай шәһәр комитетының беренче секретаре (1989–1991), Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, Татарстан Республикасының Азнакай муниципаль районының мактаулы гражданы;
Р.Г.Харисов (1949 елда туган) – геолог, геофизик, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган геологы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.
1859 елда – 785,
1889 елда – 1372,
1910 елда – 1902,
1920 елда – 1860,
1926 елда – 1181,
1949 елда – 1196,
1958 елда – 995,
1970 елда – 1015,
1979 елда – 716,
1989 елда – 520,
2002 елда – 469,
2010 елда – 443,
2020 елда – 444 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.