- РУС
- ТАТ
табигать тыюлыгы
Куйбышев сусаклагычында, Кама елгасының сулъяк тугае террасасы су астында калу сәбәпле барлыкка килгән утрауда урнашкан.
1991 елда Алексеев районы Ивановский поселогыннан төньяк-көнбатыштарак оештырыла.
Мәйданы 587 га.
Тыюлык территориясенең 60% ка якынын чиста нарат урманнары белән бергә, аз санда каен катнаш нарат урманнары тәшкил итә. 70 еллык нарат кәүсәсенең диаметры 26 см га, биеклеге 24 м га кадәр җитә. Төньяк-көнбатыш һәм көньяк-көнчыгыш өлешләрдә нарат, урыны белән юкә катнаш каенлыклар таралган.
Урман астында һәм ачык урыннарда югары төзелешле үсемлекләрнең 200 дән артык төре үсә.
Фауна составында умырткалыларның 170 кә кадәр төре, шул исәптән ТРның Кызыл китабына кертелгән төрләр: кара елан, зур ак челән, соры торна, ысылдык аккош, елга каракошы, үләт бөркете, балыкчы карчыга, төн лачыны, яр песнәге, ак песнәк бар.
Антропоген факторларның (күпләп терлек көтүе йөртү, рекреация) йогынтысы зур.
Ивановский наратлыгы фәнни һәм мәдәни агарту әһәмиятенә ия.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.