Тарихы

XVII йөзгә кадәр нигез салына (“Болгар хикәяләрен бәян итү” исемле кулъязма авторы Хисаметдин Мөслими, 1551 елда Казан ханлыгы чикләрендәге авылларны күрсәткәндә Ишман-Мәчкәрә авылы янындагы Адай авылы турында искә ала). Адайда суфичылык тарафдарлары мәктәбе була, анда шәех Ишмөхәммәт 36 ел укыта.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук киез итек басу кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, тегермән эшли.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1857,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Күкшел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Зур Сәрдек авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Маяк” колхозы оештырыла, 1935 елдан – “Кызыл юл” колхозы (Адай авылы), 1958 елдан – “Коммунизмга” колхозы (Зур Сәрдек авылы), 1994 елдан – “Игенче” крәстиян хуҗалыклары берләшмәсе, 2002 елдан – “Игенче” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007елдан – “Бор” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2014 елдан – “Исток Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан – “Игенче Плюс” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Восток Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә “Восток Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1964 елдан, хәзер Зур Сәрдек авылы гимназиясе филиалы), балалар бакчасы (1995 елдан, бинасы 1989 елда төзелә), клуб (1968 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1969 елдан), “Әгъламҗан” мәчете (1997 елдан), пекарня (2013 елдан), хоккей коробкасы (2013 елдан) бар.

Клуб каршында “Күңелле балачак” балалар хореография коллективы (2004 елдан) эшли.

Авыл зиратында XVI йөзгә караган кабер ташлары табыла. 2002 елда Ишмөхәммәт улы (? – 1589) Тукмөхәммәт каберендә һәйкәл куела.

Авылда төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Изгеләр чишмәсе”, “Фәтхерахман чишмәсе”, “Сәхәбетдин чишмәсе”, “Озын улаклы чишмә”, “Шәех бабай чишмәсе”, “Матур чишмә”, “Эчи чишмәсе”, “Кортлы чишмә”.

Күренекле кешеләре

В.Б.Зыятдинов (1955 елда туган) – табиб-ортопед, медицина фәннәре докторы, ТРның атказанган табибы, профессор, ТРның Гигиена һәм эпидемиология үзәге баш табибы (2011 елдан);

Н.С.Зыятдинов (1963 елда туган) – ТРның атказанган тренеры, милли көрәш буенча ТРның атказанган спорт остасы, ТР чемпионы (1995), Кукмара балалар сәламәтләндерү (профильле) үзәге директоры (2011 елдан);

Исһак бине Габделкәрим (1730–1802) – дин эшлеклесе, ташка уеп рәсем ясаучы, каллиграф;

Надыр Уразмәтов (1687–1758) – Надыр волостен нигезләүче, руда эзләүче, Урал-Идел буе төбәгендә нефть эшенә нигез салучыларның берсе;

М.Г.Усманов (1918–2006) – нәкышьче, график, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык рәссамы, РФнең атказанган рәссамы.

Халык саны

1859 елда – 914,
1884 елда – 1117,
1921 елда – 1528,
1924 елда – 1460,
1926 елда – 1336,
1938 елда – 1011,
1949 елда – 671,
1958 елда – 514,
1970 елда – 599,
1979 елда – 540,
1989 елда – 446,
2002 елда – 497,
2010 елда – 465,
2017 елда – 451 кеше (татарлар).